Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Учларына кысып йөрәк ярасын...

Кариле авылында гомер кичерүче Фәния Лотфулла кызы Ильясовага 90 яшь тулды

Сугыш чоры баласына авырлыкларны күп күрергә, йөрәк яраларын нәни учларына кысып, түз йөрәгем, түз, дип күпме гомерләр яшәргә туры килгән.

Сугыштан соң, 1946 елда Фәния апаның әнисе Минниса үлеп китә, әтисе төрмәдә була. Гаиләдә дүрт кыз ятим кала. Өч баланы да Яңгул балалар йортына илтәләр, ә Фәния туган апасында үсә.

1956 елда Фәния апа Мәгъсүм исемле егеткә кияүгә чыга. Бик матур гомер кичерәләр. Ике уллары, бер кызлары туа. Фәния апа колхозда төрле эштә эшли, аннан соң,  1989 елга кадәр меховой фабрикасында хезмәт куя.

Бүгенге көндә Фәния апа ул-киленнәренең, кызының һәм киявенең кадер-хөрмәтендә гомер кичерә. Барлыгы сигез оныгы, җиде оныкчыгы бар. Мәгъсүм абый инде вафат, искә алуыбыз рухына изге дога булып барып ирешсен.

Җәмгыятькә игелекле балалар үстергән анага хәерле гомерләр, тыныч тормыш, ныклы сәламәтлек телибез.

– Безнең белемле, алдынгы карашлы булып формалашуыбызда әнинең роле бик зур, – диде район финанс-бюджет палатасы рәисе Рафис Ильясов әнисенә карата ихлас яратуын белдереп. – Армиядән кайтуга «укы, улым, югары белем ал», ди башлады. Ә мин ул чакта «Сельхозтехника»да «КамАЗ»да эшли идем, «Әни, абый белән сеңлемне укытасыз бит инде, мин сезнең янда калыйм», дим. Әти дә яшь чагында шофер булган кеше иде, улым, әтиеңне кайтып кергәнче, исән-сау гына кайтса ярар иде, дип кайгырып бетеп көтә идем, инде хәзер сине шулай борчылып көтим мени, диде. Ничек итсә итте, абыйны да, мине дә армиядән соң югары белем алырга этәрде әни. Бик тырыш кеше ул безнең әни. Эш алыштырып йөрмәде, гомер буе меховой фабрикада эшләде, үз бүлегендә оста тегүчеләрнең берсе иде. Өч игезәк балабызны үстерүдә дә, башка оныкларын тәрбияләшергә дә нык ярдәм итте. Сау-сәламәт чагында бакчадан кермәс иде, җиләк-җимеш агачлары, кыяр-помидорларны ул чорда әни кебекләр генә күпләп үстерде, ишегалды тулы чәчәк булды, ярты Кариле баласы 1 сентябрьгә дип чәчәк бәйләменә безгә килә иде. Бик яратабыз әниебезне, аңа карата кадер-хөрмәтебез, яратуыбыз чиксез. Сөекле әниебезгә теләкләрнең иң-иң изгеләрен генә җиткерәсебез килә, мәңге безнең арабызда булса иде!

Юллар салу буенча игелекле эшләре белән районда гына түгел, республикада да дан казанган «МДСУ-1» оешмасы җитәкчесе Рәшит Ильясов та әнисе турында дан җырларлык сүзләр әйтте :

– Әни турында бик күп сөйләп була, – диде ул. – Әмма аның гаҗәеп бер күркәм сыйфаты бала үстерүче аналарга үрнәк итеп куярлык. Әни һәрвакыт безне белемле итәргә тырышты, мәктәптә укыганда да, студент чакта да гел укуга рухландырып торды. Без өч туган – мин, Рафис Мәгъсүмович һәм дә сеңлебез Резеда  Казан авыл хуҗалыгы институтында өчебез дә бер чорда белем алдык, өч баланы калада укыту әти-әниебезгә җиңел бирелмәгәндер, әлбәттә, әмма әни шулкадәр көчле ихтыярлы кеше иде, «тырышыгыз, укыгыз, балалар!» дип, безне гел алгы тормышка әзерли килде. Үзебез дә тырыштык, әнинең йөзенә кызыллык китермик, сүзен аяк астына салмыйк, дип, күңел биреп укыдык. Бүгенге көндә безне җәмгыятькә файдалы уллар дип бәялиләр икән, монда әнинең тырышлыгы искиткеч зур. Чын мәгънәсендә җырларда җырланган, риваятьләрдә данланган Бөек ана исеменә лаек кеше ул безнең әниебез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев