Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Удмурт дусларыбызны котлыйбыз!

17 июнь көнне Кукмара районы Нырья авылында республикакүләм Гырон быдтон бәйрәме үткәрелде.

17 июнь көнне Кукмара районы Нырья авылында республикакүләм Гырон быдтон бәйрәме үткәрелде. Ут күрше-ләребезгә бу көнне Татарстан Респуб-ликасының төрле район һәм шәһәрләреннән, Удмуртиядән, Киров һәм Свердлау өлкәләреннән удмурт халкының милли бәйрәмен каршы алырга бик күп кунаклар килгән иде. Әлеге милли бәйрәм безнең район өчен дә сөенечле хәбәрләр бүләк итте. «Азьлане» газетасы коллективына ТРнда удмурт халык телен саклап калуга һәм популярлаштыруга зур өлеш керткәннәре өчен Удмуртия Республикасы башлыгы Александр Бречаловның Рәхмәте белдерелде. Удмурт милләтенең иң чибәр кызын билгели торган, берничә этаптан торган «Чеберина-2023» бәйгесендә Урта Көшкәттән Дина Михайлова җиңүче булып танылды. Беренче елын гына уздырылучы «Шудо-буро удмурт семья» («Бәхетле удмурт гаиләсе») конкурсында Балтачтан Ишмурзиннар гаиләсе икенче урынга лаек булды. Республика югарылыгында узучы бәйрәмдә зур уңышларга ирешкән райондашларыбызны ихластан котлыйбыз. Алга таба да һәрберегезгә уңышлар теләп калабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: төрлесе