Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Удмуртиядә элеккеге хәрби складлардагы янгын видеосы чыкты

Республиканың Малопургинск районы Пугачево авылында шартлау тавышлары ишетелә һәм кара төтен күренә.

(Казан, 16 май, “Татар-информ”). Удмуртиядә элеккеге хәрби складларда янгынның видеосы чыкты.

  • Малопургинск районы Пугачево авылында хәрби кирәк-яраклар шартлап, элеккеге хәрби складлар территориясендә янгын башланды:

Әгерҗе янында хәрби складларда сугыш кирәк-яраклары шартлый.

Әгерҗе тирәсендә хәрби складларда сугыш кирәк-яраклары шартлый. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш дарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Удмуртия республикасының Малопургинск районы Пугачево авылы тирәсендә шартлаулар турындагы хәбәр ашыгыч хезмәтләрнең бердәм номерына килгән.

Әгерҗедән 8,5 км ераклыкта сугыш-кирәк яраклары шартлавы һәм элеккеге хәрби складлар януы ачыкланган.

Гадәттән тыш хәл урынына Янгынга каршы федераль хезмәтнең Татарстан буенча 101нче янгын сүндерү-коткару частеның янгын сүндерү бүлекчәсе барган.

Видеоязма кадрларында күккә кара төтен күтәрелүе күренә, шартлау тавышы ишетелә.

Һәлакәт урыны Әгерҗедән 8,5 чакрым гына булуга карамастан, Татарстанда яшәүчеләргә куркыныч янамый. 

Фото: соцсети

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: янгын