Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

“Уенчыклар илендә Яңа елы маҗаралары” күргәзмәсе

19 декабрь көнне Татарстан Республикасы Милли музеенда "Уенчыклар илендә Яңа елы маҗаралары" күргәзмәсе ачылачак.

Әлеге күргәзмәдә төрле чорларга караган чыршы һәм балалар уенчыкларын күрергә, революциягә кадәрге һәм Совет чорына караган Яңа ел котлау открыткалары белән танышырга, XX гасыр башына караган кунакханә һәм балалар бүлмәләренең Яңа елга бизәлгән интерьерлары белән танышырга була.
Күргәзмәгә барып, кешеләр музей экспонатлары ярдәмендә булдырылган Яңа елны бәйрәм итү атмосферасын тоя алачаклар: иске сәгатьләр, мебель, Яңа ел уенчыклары, открыткалар, агачтан ясалган балалар уенчыклары һәм курчаклар, Кыш Бабай һәм Кар Кызы фигуралары коллекциясе һәм бизәлгән Яңа ел чыршысы.
Яшь балалар өчен "Кыш бабай остаханәсе" ачык булачак, биредә алар гади чыршы уенчыкларын һәм кызыклы сувенирлар әзерли алачаклар. Күргәзмәдә балалар өчен уен бүлмәсе дә эшләячәк, дип хәбәр итә мэрия сайты.
Фото: http://www.supersadovnik.ru/article_house.aspx?id=1003216

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250