Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Уенчыктан да мөһимрәк

Рәсәй Эчке эшләр министрлыгының дәүләт автомобиль инспекциясе Рәсәй автоиминиятләштерүчеләр ярдәме белән 1есеннән 30нчы ноябрьгә кадәр «Балаларга - автокресло!» дигән киң масштаблы социаль кампания үткәрә.

Балалар - юл хәрәкәтенең иң сакланмаган катнашучылары, аларның үз-үзләрен саклау инстинктлары җитәр­лек дәрәҗәдә булмый. Шуңа да әгәр алар юл-транспорт һәлакәтендә зыян күрә икән, моңа бары тик олылар гына гаепле. Балаларның иминлеген, сәламәтлеген, тормышын саклап калырга теләгән очракта, балалар өчен махсус автокреслолар булдыру һәм куллану зарур! Сораштырулардан күренгәнчә, безнең илдә 51 процент әти-әниләрдә әлеге җайланма бар һәм нибары 23 проценты гына шуны һәрвакыт дөрес итеп куллана. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы биргән мәгълүматларга күз салсак, транспорт чарасында балалар өчен булган махсус җиһазлар куллану алар арасында үлем очрагын 54 процентка, җәрәхәтләр алуны 76 процентка, ә авыр тән җәрәхәтләре алуны 92 процентка киметә.

2007нче елдан РФ юл хәрәкәте Кагыйдәләре нигезендә транспорт чарасында 12 яшькә кадәрге бала йөрткәндә аны махсус җайланмалар белән эләктерү мәҗбүри. Моны үтәмәгәннәрне 500 сум күләмендә штраф көтә. Әлегә кадәр балалары өчен автокресло кулланмаган әти-әниләрне ваемсыз дияргә кирәк. Чөнки автокресло бала туганчы ук алынып куярга тиешле әйбер, ул сабый тормышы өчен төрле уенчыкларга караганда да мөһимрәк. Хәтта баланы бала тудыру йортыннан алып чыкканда да аның өйгә кадәрге юлы автокреслода үтәргә тиеш!

Район ЮХИДИ бүлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250