Уеннар туе, тәм-томнар сые
Әйләнә дә килә җәйләр, әйләнә дә килә Сабантуйлары!
Быел да район сабан туе күнелләрне иркәләүче ямь-ямь яшел табигать кочагында – Балтач бистәсенең «Сабантуй» ял паркында узачак. Жыр-бию, танылган үзешчәннәребез катнашында милли бизәлеш елдагыча сабан туебызны күркәм итәчәк, бизәлгән атлар маршы, тальянчыларыбыз чыгышы бәйрәмебез күрке булыр. Сабантуйны ачу тантанасы 11.00 сәгатькә билгеләнгән, ачылышта районыбыз башлыгы, мөхтәрәм кунаклар кайнар сәламнәрен, тәбрикләү сүзләрен ирештерер, сюрпризлар да булмый калмас әле. Хезмәт алдынгылары бүләкләнер, Кыр батырын да күрербез! Көннәр генә аяз, имин булсын – көрәшчеләр дә келәмнәрне ут итәр, атлар да чабар, уеннар да кызар. Тантаналы ачылыштан соң ук көрәш ярышлары башланачак. Ул төрле үлчәү авырлыкларындагы көрәшчеләрне үзенә җыя, 55 яшьтән өлкәнрәкләр арасында узачак ветераннар көрәше һәрвакыттагыча игътибарны үзенә җәлеп итәр. Балалар көрәшендә 2009 елгы һәм аннан кече яшьтәгеләр арасында 35 һәм 45 килограмм, 2006 елгы һәм аннан яшьрәкләр 40 килограммга кадәр, 50, 65 һәм аннан югары үлчәү авырлыкларында бил алышачак. Үсмерләр көрәшендә 2004 елгы һәм аннан кечеләр 60 килограмм һәм аннан югары авырлыкта булганнар белән көч сынашачак. Ир-егетләребез исә 60,70,80,90 килограммга кадәр һәм аннан югары үлчәү авырлыкларында көрәшәчәкләр. Көрәш ярышларын карамый калмагыз! Атлар чабышын да оныта күрмәгез! Хәзер хуҗалыкларда атларыбыз күп, һәр хуҗалык та чабышкыларын бәйгедә сынар, токымлы айгыр-бияләр дә дәрәҗәле ат чабышын үз югарылыгында тотар. Татарстаннан читтә туган ярымтокымлы атлар (кунаклар) – 1800, Рәсәй Федерациясендә туган чиста тоткымлылары – 1200, Татарстанда туган чиста токымлы бияләр – 1500, Татарстанда туган чиста токымлы айгырлар – 1800, район җирлегендәге ярымтокымлы айгырлар 1800, ярымтокымлы бияләр 1500 метр ара үтәчәк. Рәсәй Федерациясендә туган чиста тоткымлы атлар ярышы Рәсәй көненә багышлана. Кызык булачак, җәмәгать! Мәйданда һәм мәйдан тирәли барган уеннар – райондашларыбыз, кунакларыбыз рәхәтләнеп катнашсын, бүләкләр алсын өчен оештырыла. Ә бүләкләр Сабантуйларында күп була, быел әрәпәләр дә күңелле үтте, колгаларда сөлгеләр дә хәйран җыелды, йомырка бирүчеләр дә күп булды. Мәйдан тирәли утырганда бәйрәм чәк-чәгеннән һәм йомыркадан авыз итми калмагыз, күңелләребез шат, телләребез баллы, игеннәребез мул булсынга борынгыдан сакланып калган йола ул. Уеннарга килгәндә, традицион булган кул көрәше, турникта тартылу, йөгереш (әбиләр, бабайлар, малайлар, кызлар, ир-егетләр, хатын-кызлар), йөгерү, гер күтәрү, аркан тарту, таяк тартыш, волейбол, бадминтон, кәҗәдә бәрешү, туры, авыш баганаларга менү, утын кисү, шахмат, сикереп тә, авыз белән дә әйбер алу, чүлмәк вату, озынаякта узышу, балдак киертү, сулы чиләк белән, капчык киеп, йомырка кабып, галош киеп йөгерү, тачка этеп йөрү, чаңгыда шуу белән янәшә яңа, үзенчәлекле уеннар да көтелә! Аларын инде бәйрәмгә килгәч күрерсез, белерсез! Шунда ук балалар уеннары да оештырыла: кисеп әйбер алу, чүлмәк вату, капчык киеп, йомырка кабып йөгерү, кашык белән су ташу кебек уеннар сабыйларның күңелен күрү максатыннан оештырыла.
Артистларсыз – җыр-моңсыз бәйрәм бәйрәм мени ул?! Үзешчән сәнгатькәрләребез белән янәшә эстрада йолдызлары – Айдар Галимов, Чулпан Йосыпова, Сөмбел Билалова чыгышлары көтелә. Гадәттәгечә, сәүдә гөрләячәк, әмма быел аның урыны үзгәрә, ул җәйге кинотеатр мәйданында булачак. Балалар өчен түләүле уен мәйданчыклары да эшләячәк.
Хөрмәтле райондашлар! Күңел биреп оештырылган район сабан туена рәхим итегез!
Авыл Сабантуйларының да көннәре газетабыз сайтында (baltaci.ru) бирелде, ә инде күпләр көтеп ала торган Көек авылы Сабантуе – 13 июнь көнне кичке 18.00 сәгатьтә оештырыла.
Редакциядән: Язма район Сабантуен оештыру комиссиясе төзегән бәйрәм программасына нигезләнеп әзерләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев