Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Уфада табиблар йөкле хатынны һәм аның баласын коткарды.

"Сез ике гомерне саклап кала алдыгыз, шуларның берсе — сабый!"

Уфаның 3нче бала тудыру йортына корсак ярасы белән 34 атналык авыры булган хатын китерелә. Ананың - кайбер әгъзалары һәм аналыгы, баланың җилкәсе җәрәхәтләнгән була. Сәламәтлек саклау министры Максим Забелин социаль челтәрдәге битендә шушы хәл турында хәбәр иткән.
Табиблар ана белән сабыйга кирәкле ярдәмне күрсәткәннән соң икесе дә үзләрен яхшы хис итә. Министр 3нче бала тудыру йорты белгечләренә рәхмәт белдергән.

"Шулай да безнең кешеләр икәнлегебезне искәртеп үтәсе килә. Якыннарыгызны саклагыз! Ә хезмәттәшләребез белән без бик горурланабыз, коткарылган гомерләр өчен аларга тагын бер тапкыр рәхмәт, — дип язган Максим Забелин. — Сез тагын бер кабат югары һөнәри осталыгыгызны һәм табибның төп билгеләнеше - кеше гомерен саклап калу икәнен расладыгыз. Сез ике гомерне саклап кала алдыгыз, шуларның берсе — сабый!" дип язган ул.

Фото: Башинформ Автор: Резеда Галикәева

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/zdorovie/Korsaginda-pichak-arasi-bulgan-avirli-hatin-kotkarilgan-69924/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: операция