Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Уфада яшәүче ир-ат хатынын бетонга катырып куйган

Хатын коега егылып төшкән чакта һәлак булган.

Иглин районара суды Уфада яшәүче ир-атка карата «үтерү» маддәсе буенча хөкем карары чыгарган. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Башкортстан прокуратурасы белешмәсе буенча, 2021 елның сентябрендә Петровское авылында ир-ат исерек була, ул хатыны белән талаша. Ярсынган ир хатынын бау белән буа һәм 10 метр тирәнлектәге коега ыргыта. Аннары мәет өстенә төзелеш материаллары ыргыта, кое төбендә бетонга катырып куя.

«Мәрхүмә хатын егылып төшкән чакта һәлак булган, аны бик күп сөякләре сынган, эчке органнарына зыян килгән», — дип аңлатканнар ведомствода.

Җинаять эзләрен яшерү өчен, ир-ат хатыны югалу турында гариза белән хокук саклаучыларга мөрәҗәгать иткән. Хатынны эзләүдә актив катнашкан. Аннары ул гаебен таныган һәм хатынын яшергән урынны күрсәткән.

Суд бу кешене 9 ел 6 айга ирегеннән мәхрүм итте. Ул каты режимлы колониягә озатыла, диелә хәбәрдә.

Чыганак: Интертат ; фото: Россия Тикшерү комитетының Башкортстан буенча Тикшерү идарәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җинаять җаваплылыгы җинаять кеше үлгән кеше үтерү ир белән хатын