Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Уңган райондашларыбыз бүләкләнә. Кемнәр алар?

Төрле өлкәләрдә тырыш эшләре белән макталган хезмәт алдынгылары.

Озак еллар нәтиҗәле хезмәтләре, үсеп килүче буынны рухи-әхлакый тәрбияләүгә зур өлеш кертүләре өчен район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр:

– Равил Рәсим улы Галимуллин – Бөрбаш авыл җирлеге башлыгы;

– Хәлимә Әхмадулла кызы Корбанова – Бөрбаш авылыннан хезмәт ветераны;

– Мәгъфүр Шәйхулла улы Шәйхетдинов – «Бөрбаш» җәмгыяте каравылчысы.

*       *       *

Үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирүне пропагандалауга зур өлеш керткәннәре өчен район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр:

– Наил Салих улы Хөснетдинов;

– Андрей Петрович Павлов.

*       *       *

Озак еллар нәтиҗәле хезмәте, төзелеш өлкәсе үсешенә зур өлеш керткәне өчен һәм 50 яшьлек юбилее уңаеннан, «Техник инвентарьлаштыру бюросы»ның кадастр-инженеры Айдар Нургаян улы Мөхәммәтшин район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

*       *       *

Озак еллар нәтиҗәле хезмәте, район мәгарифе үсешенә зур өлеш керткәне өчен һәм 50 яшьлек юбилее уңаеннан, Норма урта мәктәбенең тарих укытучысы Алсу Илзинат кызы Габделбәрова район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

*       *       *

Озак еллар нәтиҗәле хезмәтләре, «Нурзидә» чишмәсен төзүгә һәм төзекләндерүгә зур өлеш керткәннәре өчен район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр:

– Энҗе Рафаэль кызы Хөсәенова;

– Гүзәл Мөдәрис кызы Габдрахманова;

– Габделнур Хәсән улы Хөсәенов.

*       *       *

Озак еллар нәтиҗәле хезмәтләре, район объектлары төзелешенә зур өлеш кертүләре өчен «МДСУ-1» оешмасы хезмәткәрләре район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр:

– Азат Хәбибрахман улы Борһанов – юл мастеры;

– Ленар Ясәви улы Фәйзерахманов – юл мастеры;

– Александр Васильевич Евдокимов – бульдозер машинисты;

– Ришат Ринат улы Рамазанов – асфальт җәю машинисты.

*       *       *

Озак еллар нәтиҗәле хезмәтләре, район объектлары төзелешенә зур өлеш кертүләре өчен район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр:

– Ришат Гафтдин улы Гайнетдинов – «Мелиоратор» оешмасы прорабы;

– Илфат Ибраһим улы Вәлишин – «Спектр» оешмасы электромонтеры;

– Раушан Басыйр улы Ниязов – «Водстрой» оешмасы отделочнигы.

*       *       *

Озак еллар нәтиҗәле хезмәте, төзелеш өлкәсенә зур өлеш керткәне һәм 70 яшьлек юбилее уңаеннан, «Водстрой» оешмасының төзелеш-монтаж эшләре мастеры Валерий Петрович Кузьмин район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

*       *       *

Озак еллар нәтиҗәле хезмәтләре, үсеп килүче буынга хәрби-патриотик тәрбия бирүдә зур өлеш кертүләре өчен Хәрби-һава көчләре ветераннары район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр:

– Илһам Мөнир улы Шәрипов;

– Рәсим Абделхак улы Даутов.

*       *       *

Озак еллар нәтиҗәле хезмәте, төзелеш өлкәсенә зур өлеш керткәне өчен һәм 55 яшьлек юбилее уңаеннан, «Водстрой» оешмасының штукатур-маляры Эльмира Муллагали кызы Галимуллина район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

*       *       *

Озак еллар нәтиҗәле хезмәте, авыл хуҗалыгы үсешенә зур өлеш керткәне һәм 50 яшьлек юбилее уңаеннан, «Кама» хуҗалыгының баш хисапчысы Лилия Илсур кызы Әхмәтҗанова район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X