Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Угын да әрәм итмибез!

Балтачның уңган хуҗабикәләре бу көннәрдә сарымсак укларыннан төрле тәмләткеч әзерләү белән мәшгуль.

Кемнәрдер сарымсак укларны маринадлый, кемнәрдер шул килеш кенә туңдыргычка куя. Иттарткыч аша чыгарып тоз һәм сыекмай белән болгатып куючылар да бар.

Без бүген сезгә маринадлау ысулын тәкъдим итәбез.

Иң элек укларны яхшылап юабыз, орлык өлешен кисеп алабыз. Бормалы өлешен аерым, туры булган өлешен икенче банкага маринадласаң була.

Кирәкле әйберләр: 700 грамм сарымсак угы, 600 мл су, 60 мл уксус, 20 гр. тоз, 20 гр. шикәр комы, 10 шт. кара борыч, 4 лавр яфрагы.
Маринад әзерләү: суга тоз, шикәр комы, лавр яфрагы кара борыч салып кайнатып чыгарабыз һәм банкага тутырылган уклар өстенә агызабыз. Уксус салып, ябабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: рецепт сарымсак аш-су бүлмәсендә