Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Уяну

Ике метрлы калай белән әйләндереп алынган таш өе, мал-туар, кош-корт белән тулы, ун «КамАЗ» машинасы сыешлы, абзарлары, гаражында ялтырап утырган кыйммәтле машинасы – барысы да калды.

Габделхак йокы аралаш бик нык туңганын сизеп, күзен ачмый гына юрганын эзли башлады. Куллары белән ниндидер суык әйбергә кагылгач, корт чаккандай сикереп куйды. Үзенең кайда икәнен аңлый алмыйча як-ягына каранды, караңгыда бернәрсә дә күренмәде. Башын өскә күтәрде, аннан соргылт кына булып яктылык төшә, кемнеңдер мыдыр-мыдыр сөйләшкәне ишетелә. Габлелхакның аркасына салкын тир бәреп чыкты, йөрәге читлектәге кошчык шикелле ярсып типте, телен әйдәндерә алмады. Ул шул рәвешле күпмедер утырды. Шуннан хәлсезләнгән бармаклары белән аяк астындагы салкын туфракны тырный-тырный елап җибәрде. «Үлгәнмен бит мин!». Аның күз алдына 7–8 яшьлек малай чагы, әбисе Мәрхәбә белән дүрт почмаклы өйләренең сәндерәсендә кич утырулары, әбисенең: «Бәбекәччәем, без бу дөньяда кунак кына, вакыт җиткәч ындыр артындагы икенче йортыбызга илтеп күмәчәкләр. Сорау алырга ике фәрештә килер. Дөньяда изге гамәлләр кылсаң, кабер эчләрең нурлы булыр. Гөнаһлылардан икәнсең – кабер эчләрең нурсыз булыр», – дигәне килеп басты. «Миңа әлпи-тиси-җөмхиләрне өйрәткән газиз әбекәччәем! Ерак Себердә шахтада эшләүче улың кайтып: «Әнкәй, мин дә сиңа бала бит, әйдә кыш кына чыгарсың да, язга алып кайтырмын», – дигән иде дә, ләкин насыйп булмады шул сиңа кире туган якларыңа кайту. Шахта җимерелеп, кырык биш яшьлек улыңны җирләгәнсең, улыңның кайгысын күтәрә алмыйча, озак тормый, син дә гүр иясе булгансың. Кайларда ята икән, әбием, синең сөякләрең? Кемнәр кул күтәреп дога кыла икән синең якты рухыңа? Дөньяны барыбер йөгәнли алмадым, Һаман мал җыйдым, синең кабереңә барып, баш очында кул күтәреп дога да кыла алмадым. Инде үкенүдән файда юк. Хәзер сорау алырга ике фәрештә килер. Нинди яхшы эшләр эшләдем, нинди изгелекләр кылдым?» – Габделхак шул сорауларга җавап таба алмады. Яше җитмешкә якынлашса да, аракысын да эчте, тәмәкесен дә тартты. Урам аркылы гына чыгасы мәчеткә йөрмәде. «Өлгерермен, әле миннән олыраклар да бармый», – диеп, үзен-үзе юатты.

Ике метрлы калай белән әйләндереп алынган таш өе, мал-туар, кош-корт белән тулы, ун «КамАЗ» машинасы сыешлы, абзарлары, гаражында ялтырап утырган кыйммәтле машинасы – барысы да калды.

Кабергә бернәрсәне дә алып китеп булмый икән шул. Нәсел агачын дәвам итәрдәй улы да булмады. Әтиләре үлгәч, кызлары, хатыны Зәмзәмияне ай-ваена карамыйча, оныкларын карашырга Казанга алып китәрләр. Габделхакның гомере буе казанган дөньясын бер көндә сатып, акчасын бүлешерләр. Нигә шулай, алны-ялны белми эшләделәр соң алар хатыны белән? Балалары үссен, өсләре чиста, тамаклары тук, укысыннар, кеше булсыннар дип, көнне-төнгә ялгап эшләделәр.

Хәзер балалары үсеп, укып, зур кешеләр булды. Тормышлары түгәрәк, оныкларының бәбиләре туды. Әле күршеләре аркылы: «Балалар базардан килолап бәрәңге сатып алмасыннар», – дип, итен, сөтен, йомыркасын җибәреп торалар.

Балалары да бик ярдәмчел булды. Яз көне кайтып, кызлары йорт-җирне юа, келәмнәрне елгага алып барып чистарта, бөтен йортны ялт иттерә. Кияүләре бакча казып, абзар-кураларны яңартып, бәрәңге утыртып, җәен печән чабып, аны абзар эченә тутырып китәләр.

Кызлары кайткан саен: «Үзегез өчен яшәгез инде, безнең өчен түгел!» – диләр.

Зәмзәмиясе, кызларының һәрбер әйткән сүзен тыңлап, баш кагып, җөпләп тора. Ә үзе гел киресен эшли. Март аенда кырык-илле чеби ала. Ике ана күркә йомырка өстендә утыра. Ана каз белән үрдәк ярыша-ярыша йомырка салалар.

Иртә белән ике сыерны, унбишләп сарыкны көтүгә куып, ишек алларын, капка төпләрен себереп, Габделхак өйгә кергәндә Зәмзәмиясе сөт аертырга өстәл хәстәрли. Дүрт камфоркалы газ плитәсе өстендә өч чиләк: берсендә – үгезгә арпа, икенчесендә – тавыкларга бәрәңге, өченчесендә – чебиләргә ботка, дүртенчесендә үзләренә дигән чәйнек кайнап утыра. Иртәнге чәйне эчкәндә хатыны бүген эшлисе эшләрнең исемлеге белән таныштырып чыга. Габделхак эндәшмичә генә тыңлый, илле елга якын бергә яшәгән хатынының холкын яхшы белгәнгә, сүз көрәштерми, барыбер файдасы юклыгын яхшы аңлый.

Чәйләр эчкәч, киенә башлыйлар. Зәмзәмия: «Иртә белән салкын була», – дип, бумази халаты өстеннән сырган камзул, фермада эшләгәндә кигән, терсәкләренә ямау салынган халатын (иске яңаны саклый!) кия, башына башлык, аның өстеннән Габделхакның бер колагы ертык бүреген, аякларына олтанлы кыска кәвешен киеп, баскыч төбенә чыгып баса.

Зәмзәмиянең карачкы кыяфәтен күреп (көн саен!), чылбырдагы Акбай буыла-буыла өрә башлый. Хуҗабикәнең ишек төбенә сөяп куйган таякка үрелүен күргәч, эт шыңшый-шыңшый оясына кереп койрыгын кыса. Пароходтагы капитан кебек, Зәмзәмия ишегалдындагы тәртипне, кош-кортларны барлый.

Зур үгезгә, бик якын килмичә генә, суын, печәнен бирә Габделхак. Ярый әле үгезне чылбырда, бәйләп тоталар. «Хуҗам», – дип тормас, мөгезенә элеп, стенага сыларга да күп сорамас. Яңа елга суеласы үгезне язгарак калдырдылар. Уртанчы кызлары, Рәмиләнең төпчек малае укырга керәсе. Укулар түләүле бит, заманалар үзгәрде. Ярый аларның кызлары чорында бушка укыдылар. Язгарак үгезне суйсалар, оныкларына укырга кергәндә шул үгез акчасы да иш янына куш булыр, дигән иде Габделхак белән Зәмзәмия.

Тагын ике бозауны – алар әле бик зур түгел – таяк белән аркаларын каезлый-каезлый, Габделхак яланга алып барып бәйли. Көне буе шулай, кош-корт, мал-туар белән мәш килеп, кич белән көтүләр кайткач, малларны ашатып-эчертеп, сөйрәлешеп өйгә керәләр. Кичке ашны ашагач, икесе ике урында гырлап йоклап китәләр.

Шундый көннәр, айлар, еллар – гомер аккан судай үткән дә киткән. Караңгы чокырда утырганда Габделхакның тормыш юлы телевизор экранындагы шикелле чагылып үтте. Ул, Аллаһы Тәгалә каршысында үзенең көчсез бер тузан бөртеге генә булуын аңлап, елый-елый үз-үзенә сөйләнде. Җир астыннан юллар юк икән шул. Кире якты дөньяларга кайтып булса икән, икенче төрле яшәр идем. Мәчеткә йөрер идем, намазлар укып, булганына шөкер итеп яшәр идем! Раббым! Коткар мине, салма мине тәмуг утларына!» Габделхак аягына басарга тырышты, тик башы әйләнеп, ниндидер каты әйбергә аркасы белән бәрелде. Янында гына пыяла ватылган кебек тоелды аңа. Борынына әче самогон исе килеп бәрелде. Ул үзен чеметеп карады. «Авырта икән тәнем, кайда соң мин? Кабердәме, әллә баздамы?» Ул тәмам үз халәтенә кайтты, аның җилкәсенә канатлар үскәндәй булды. Баздан яшен тизлегендәй атылып чыкты. Телевизор сөйләп тора. Өйдә беркем дә юк. Йөгереп барып ишекне карады, ишек эчтән бикле, димәк, үзе бикләгән. Аның җилкәсендә канатлар үскәндәй булды. Ул бәләкәй бала шикелле кулларын чәбәкләде: «Мин исән!»

АллаҺы Тәгалә үзенә гомер бирүенә, картаймыш көннәрендә булса да иманга килүенә сөенеп, мең рәхмәтен укыды.

Ничек базга төшкән соң ул? Хатыны кайда? Кисәк кенә телефон шалтырады. Габделхакның куркудан тәне эсселе-суыклы булып китте. Трубканы күтәреп: «Әлү», – диде. Трубканың теге башында хатыны иде: «Син кая китеп дөмектең? Көне буе шалтыраттым. Мал-туарлар исәнме? Баздагы сәмәйләрне саттыңмы?» Габделхак нәрсә дип тә алдашырга белмәде. «Телефун төбендә генә утырырга вакыт бар ди монда, көне буе абзарда, ул кадәр малны берүземә ничек карап бетермәк кирәк», – дип әйткәнен сизми дә калды. «Ярар, иртәгә кайтам», – дип хатыны трубканы куйды.

Өченче көн иртәнге чәйне эчкән чакта Зәмзәмиянең әйткән сүзләрен келт итеп исенә төшерде Габделхак. Хатыны:

– Сиңа әйтәм, Чаллыдан сеңлем Гөлдания шалтыратты. Кече кызлары Саниянең никахы була икән. Кияү буласы кеше бик белемле, бай, үзенең фатиры бар. Яше утыздан узган ди, ярар, Сания дә егерме бишләргә җиткән. Исеме-даны чыкканчы тормышлы, хуҗалы булганы яхшы. Гөлдания икебезне дә парлап чакырды. Икәүләшеп чыгып китеп булмас. Йорт-җирне, мал-туарларны кемгә ышанып калдырасың? Үземә генә барырга туры килер. Бүген китсәм, бер-ике көннән кайтырмын. Келәтләрнең, сарайларның ишекләрен бикләп йөр. Сәмәйләрне бутилкәгә тутырып базга төшердем. Кара аны, әҗәткә бирмә! Мужыт арпа, бодай апкилерләр, сәмәйгә алыштырырсың. Үзең башыңны югалтып йөри күрмә! Теләсә кемне ишек алдына кертмә! Авылда хәзер күчеп килгән кешеләр дә, бумыжлар да күп. Ишек алдына кереп, берәр әйберне алып чыгып китмәсеннәр. Төнгә этләрнең чылбырларын озынайт. Сыерның берсе ташланган, икенчесен үзең саварсың. Күрше Галиягә әйтер идем сыерны саварга, әле өченче көн әйткәләштек. Безнең бай яшәгәнне күралмыйлар. Шул Галия әйткән була: «Алпавытныкыдай йортыгыз, тимер койма, аның өстеннән төрмәдәге кебек тимер чыбыклар гына сузасыгыз калган инде. Плүшкин кебек әйбер җыясыз. Өстегездә апарага каткан куфайка, аягыгызда ертык кәлүш. Берегезгә мәчет карты, икенчегезгә ак әби булып, барына шөкеранә генә кылып яшисе. Сезгә Һаман дөнья малы җитми. Сәмәй куып сатасыз. Капка төбендә «притун» ясадыгыз, җыен алкаш җыела. Чистый имансыз бәндәләр икәнсез», – дип, капкасын дөбердәтеп, кереп китте.

Зәмзәмиясе ике үгез корсагыдай зур сумкалар белән чыгып киткән иде, җиңелчә генә кайтып керде. «ШәҺәр кешеләренең шул инде, иртүк торып акча янчыгын актара башлыйлар, йоклаганчы акча кирәк. Анда бит бөтен нәрсә сатып алышлы. ШәҺәрдә акчасыз бер көн дә торып булмый. Авылда ите дә, сөте дә, мае да үзебезнеке, бәрәңге, суган, кишерне әйтеп тә торасы түгел инде. Түлке аяк тәпелдәмәсә, авыз чәпелдәми шул. Көне буе чабабыз, бер ял күргәнебез юк», – дип, Зәмзәмия сумкасыннан шешә алып, Габделхакка сузды.

– Менә, баҗаң сиңа коньяк җибәрде.

Тегесе:

– Эчмим. Эчмәячәкмен дә! – диде.

Зәмзәмия ирен беренче тапкыр күргәндәй күзләрен шакмакландырды:

– Бәй, сиңа ни булды? Яңа кәчтүмнәр кигәнсең, кая барырга җыендың?

Габделхак:

– Нәрсә, безгә юньле кием кияргә ярамыймыни? Гомер буе өстә апарага каткан кием, аякта ертык кәлүш булды. Син үзеңә ничә яшь икәнен оныткансыңдыр, ике гомер яшибез дип уйлыйсыңдыр. Никах мәҗлесенә дә икәүләшеп чыгып китә алмадык. Бөтен күрше-күлән белән талашып, сугышып беттең. Өйдә бер-ике кичкә калдырырлык кеше юк. Сиңа бөтен кеше – бур, алдакчы. итте! Әнә, шул биш-алты сарыкны, унбишләп тавыкны калдырабыз, калган мал-туарны сатарбыз. Абзардан көне буе кермибез, мал-туар карыйбыз, үзебез дә хайваннардан ким түгелбез. Сандык тулы кием-салым, яхшы киемнәрне абзарда, ишегалдында, бакчада кияргә ярамый дисең. Кая кияргә соң аларны? Кая барабыз соң без синең белән? Без үлгәч, ул киемнәрне кемнәр кияр дип уйлыйсың? Балалар ындыр артына алып чыгып, сандыгы белән яндырачаклар. Баздагы сәмәйләреңне үзең түгәсеңме, әллә хәзер төшеп юк итимме?

Зәмзәмиясе:

– Син нәрсә, карт җүләр, базга егылып әллә миеңне селкеттеңме?

Шул сүз Габделхакка җитә калды.

– Ахмак хатын, нигә ул идәннең сайгагын юньләп япмыйсың? Көненә утыз төшәсең шунда сәмәй алырга! Мур кыргыры, үзең дә, сәмәең дә. Ярый әле, сайгак башыма төшмәде, үләсе булганмын югыйсә.

Зәмзәмиясе:

– Үлсәң, син үлгәннән дөнья әйләнер идеме? Чучкадай мырык булганчы эчкәнсеңдер. «Күңел күзең булмаса, маңгай күзе – ботак тишеге», диләр. Аяк астыңа карап йөриләр аны.

Габделхак:

– Кичә ит җыючылар йөрде, теге үгезне шуларга сатып җибәрдем. Шунда күбрәк салып ташланган бугай. – диде, тавышын йомшартып.

Зәмзәмиясе сикереп торып:

– Үгезнең акчасы кая? Әллә урлаттыңмы? Әйттем бит ишек алдына кеше-мазар кертә күрмә, дип.

– Акчаны билгеле урынга куйдым. Иртәгә өч тәкәнең берсен суярбыз. Шимбә көнгә бабайларга әйтеп чыктым. Коръән ашына.

Хатыны чәрелдәп:

– Син нигә минем белән киңәшләнмичә кеше чакырасың? – диде.

Габделхак:

– Җитәр! Гомер буе син әйткәнне тыңлап яшәдем, минем фикеремне дә тыңла! – дип сөйләшүгә нокта куйды.

 

Мөршидә МАМБЕТОВА

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев