Уйнамаган гармун да кадер сорый (видео)
Чепья авылында яшәүче Рифат абый Гафиуллин турында язуыбыз очраклы гына түгел. Тальян, гармун, баянда уйнаучы һәвәскәрләр хөрмәт итәләр аны, бик булган, уңган кеше ул, дип мактыйлар. Чөнки Рифат абый аларның милли уен коралларын төзекләндереп, икенче сулыш өрә.
Рифат абый белән телефон аша элемтәгә кергәч, авыру сәбәпле күзләрем начар күрә хәзер, шуңа да гармуннар төзекләндерү эше дә тукталды, язарлык эшем булмагач, килегез, дип тә чакыра алмыйм, диде. Аның үзен күрмәгән килеш тә тыйнаклыгы тавышына чыккан иде. Алар яшәгән йортның капка төбенә килеп туктауга ук чыгып каршы алды ул, Зәлия, бу өйдә бит сезнең адашыгыз да яши, диде. Бәтәч, сезнең тормыш иптәшегез дә Зәлия мени, дип өйгә үттем һәм мине тагын бер Залия (безнең Кенәбашта йомшартып Зәлия дисәләр, бу якларда әлеге исемне Залия диләр – З.Ф.) Фәйзрахманова (икебезнең дә кыз фамилиясе – З.Ф.) каршы алды. Шулай кызык кына башланып киткән танышуыбыз җанлы гына сөйләшү белән үрелеп барды.
Әңгәмәбезне Рифат абый үзенең балачагыннан башлады.
– Әти-әнием Чепьяга килеп урнашкан кешеләр, мин гаиләдә икенче булып, 1950 елда биредә туганмын. Әтием – Әтнә, әнием Кунырныкы иде. (Алар икесе дә мәрхүмнәр инде, искә алуыбыз рухларын шат кылсын). Әни 1962 елда вафат булды, без биш бала – өч малай, ике кыз калдык. Бүгенге көндә барыбыз да исән-саулар, Аллаһыга шөкер. 8 сыйныфка кадәр укыгач, алдалап, мәктәптән документларны алып, Үрнәккә укырга чыгып киттек. Үрнәккә китәбез дисәң, аны бирмиләр дә иде әле. Анда китүемнең сәбәбе – өй начар хәлдә иде, әтигә дә булышырга кирәк. Анда укыганнан соң Казахстан якларында практика үтеп, дөнья күреп, акча тотарга өйрәнеп, туган якка кайтып, тракторда эшли башладым. Ул арада яңа өй салып чыктык. Минем тракторда эшләвем йорт салырга бик зур ярдәм булды. Әти сугышта яраланып, аксак булып кайткан иде. Яшь чак иде бит инде, трактор белән әллә кая барып булмый, дип, дөнья да күрәсе килгәнлектән, Балтачка йөреп шоферга укыдым. Аннан машинага утырып, гомерем шул машинада руль тотып үтте инде. Тамакны шул тимер-томыр арасында эшләп туйдырдык.
Мин башта «Сельхозтехника»да хезмәт куйдым, 1979 елда «Сельхозхимия» белән «Сельхозтехника» аерылды да, мин бер ел заправкада эшләп алдым. Ул вакытта гаилә корган идем инде, өй саласы бар иде. Ә шофер булып эшләп, эштән кайтып кереп булмый иде. 1981 елда өйгә чыктык та, мин янәдән үземнең яраткан хезмәтемә әйләнеп кайттым. Металлолом тапшырырга барган җирдән станок ясарга кирәкле әйберләр эзләп алып кайтып, анысын да үзебезгә эшләп куйдым. Шуның ярдәме белән башта мунча салдык, аннан өйгә дә чыктык. Өй салган вакытта балаларны утыртып куябыз да, үзебез чыгып агач ышкылыйбыз, бу өебездәге һәрбер бүрәнәне үзебез ышкылап салдык.
Шулай итеп гомер дә узды. Пенсиягә чыгар алдыннан мин район элемтә бүлегендә эшләдем, яңа машина биргәннәр иде, шуның белән монтерларны йөрттем, ялга чыгарга 11 ай кала кыскартылуга эләктем. Пенсиягә чыккач вакыт күп, гармун уйнарга да вакыт барлыкка килде. Балалар үстергәндә, өй салганда, эшләгәндә гармун тотарга вакытым булмады, – ди Рифат абый һәм сүзен ничек итеп беренче тапкыр көй чыгарганы турында дәвам итә.
– Әтием бик оста гармунчы иде минем, ул сугышта да гармун белән йөреп кайткан. Әти миңа гармунын бирә иде, аның барында көй чыгара алганымны хәтерләмим, ләкин үзе эшкә киткәндә бикләп китә торган иде. Курыккандыр, чөнки без монда МТС янында гына тордык, андагы балалар нәрсә күрсә, шуны сүтәләр иде. Мин ватсам бит гармунны төзәтергә кеше табып булмый. Эчендә нәрсә барын беләсем бик килә иде, алай да ул исән-сау калды (көлә). Ул чакта мин гармунга шулай итеп өйрәнә алмадым. Биш ятимнән курыкмыйча, икенче әни булып килгән Бибикамал әнинең әтисен – бабайны күрәсе килеп, февраль аенда атка утырып, кунакка киттек. Аларда шкаф өстендә торган гармунны күреп шаккаттым инде. Кичтән бабай белән мунча кергән идек, иртән тагын шул гармуннан күзне алып булмый. Әнинең энесе шуны күреп, энем, уйнап карыйсың киләме әллә, бар, мунча җылы бит, төш шунда, дип миңа гармунны алып бирде. Миңа ул вакытта 12 яшь иде, шул яшемдә беренче көемне – «Яшьлегем чәчәк атканда» дигән көйне чыгарганым хәтердә. Аннан инде әти дә гармунын бирә башлады. Мин инде эшли башлагач әти белән парлап өр-яңа тальян ясаттык һәм бергәләп уйный идек, бүгенге көндә инде улым белән парлап уйныйбыз.
Без яшь вакытта Чепья универмагында Барый абзый эшли иде, аннан 35 сумга 14 телле Казан гармуны сатып алдым. Аның «бака»ларына басарга бик авырлык белән генә өйрәндем. Шулай ала торгач коллекция җайлап җыелды. Аларның һәрберсендә яратып, элеккеге көйләрне уйныйм. Ә инде төзекләндерү эшенә кереп китүем пенсиягә чыккач башланды. 18 телле гармун кирәксендем. Аны интернеттан табып, Башкортстаннан почта аша кайтарттым, ләкин ул уйнарга яраклы булмады. Шуннан соң шуны ачып, җайлап җыйдым. Бик яратып башкара идем ул эшне, ярдәм сорап килүчеләрне дә бормадым. Кеше менә балыкка йөри, минем өчен шушы һөнәрем балык тотуга тиң дияргә була. Инде хәзер өйрәнеп тә беттем, кирәкле бөтен әйберем дә бар бу эшне эшләргә, ләкин менә күземә операция белән булыша торган түгел, диделәр.
– Рифат ул безнең гармуннар гына төзекләндереп калмый, тракторлар да җыя. Хәтта әле кешеләрнең өйләрендә җылы бәдрәф булмаганда, ул иң беренче булып безгә шуны эшләп куйды. Кулыннан бик килә иде дә бит, ләкин авыру гына көчле итеп сынап куйды үзен, – ди Залия апа.
Әңгәмәбезне тәмамлап Рифат абый белән аның гармун, тальян, баяны тора торган бүлмәгә үттек. Һәрберсе өстенә капланган тастымалларны алып, кайсын-кайдан алган, ничек төзекләндергәне турында сөйләп, кулына иң яраткан тальянын алып, көй сузды. Ул минутларда күңел рәхәтлеге алып, Рифат абыйның осталыгына сокланып утырдым. Үзенең коллекциясеннән кайсы гына уен коралын алып уйнаса да, алардан агылган моңны сүзләр белән генә аңлатып бетерерлек түгел иде.
– Боларның сафы сирәгәйде инде, бүләк итеп тә биргәләдем, берсен хәрби операциядәге егетләргә җибәрдем, барып җиткән булырга тиеш. Миңа төзекләндерергә нинди генә гармун, тальян алып килмәделәр, кайберсе капчыкта килеш килде, аларны җыеп бетерер өчен генә дә бер көн җитми иде. Төн дә йокламый идем, йоклатмый да ул. Шунысына күңел авырта, уйнамаган гармун да кадер сорый, аны тузан кунмаслык итеп өстенә каплап, дым тартмый торган җирдә сакласыннар иде. Дым тарткан уен коралын кире уйнарлык итеп ясау бик авыр, четерекле эш ул, – ди оста.
Була шундый кешеләр, алар янында син вакытны онытасың. Алар белән аралашып, ничектер инде якын кешеләргә әйләнәсең кебек. Гафиуллиннар гаиләсе дә минем өчен шундый булды. Матур җәй аенда алтын туйларын билгеләп узучы әлеге гаиләгә әле тагын озак еллар тигезлектә, бер-берсенә терәк-таяныч булып яшәүләрен теләп калам. Балаларыбыз, оныкларыбыз, дип өзелеп торучы Залия апа һәм Рифат абыйга аларның һәрбер шатлыгына сөенеп, картлыкларын кадер-хөрмәттә үткәрергә насыйп булсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев