Укроп - мең чиргә дәва!
Аны нинди авыудан интегүчеләр кулланырга тиеш соң?
Бу үләндә төрле файдалы матдәләр бик күп: витаминнар - C, шулай ук A, D, E һәм PP (никотин кислотасы), минераль тозлар (тимер, магний, кальций, фосфор), майлар (линолев, олеин, пальмитин кислотасы), углеводлар, флавоноидлар, пектин һ. б. Бу исемлектән күренгәнчә, укроп бөтен кешегә дә файдалы.
Яңа туган сабыйларга аның суын төнәтеп бирәләр, өлкәннәр аны матдәләр алмашын нормальләштерү, аппетитны яхшырту һәм ашкайнату өчен куллана. Ул хәтта авыздан тәмсез ис килүне дә ала! Укроп ашказаны авыртуын баса, шулай ук ашаганнан соң ниндидер авырлык сизәсез икән, бер-ике яфрак укроп чәйни аласыз. Укроп гипертониклар өчен файдалы, ул кан басымын төшерә. Гомумән, ул стенокардия вакытында да, неврозлардан да, хәтта геморройдан да ярдәм итә!
Аның яфраклары төнәтмәсе күз тирәсендәге кызыллыкны киметә, ә орлыкларыннан эфир маен кайвакыт парфюмериядә кулланалар. Гомумән, укроп - сәламәтлек өчен иң файдалы продукт диярлек. Аның бер генә кире ягы бар - кан басымы түбән булган кешеләргә аны ашау тыела, чөнки ул хәлне тагын да катлауландырырга мөмкин, дип яза Кызыл таң.
Алдан табиб белән киңәшләшү мөһим.
Фото: pixabay.com/ru
Автор: Гөлия Мөгаллимова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев