Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Укучы бүлмәсе

Яңа уку елы башланды, балагызның бүлмәсе, эш урыны әзерме?

Баланың бүлмәсендә җиһаз, әйбер күп булмаска тиеш, югыйсә тәртип урнаштыру авыр. Җиһазны бергә сайласагыз яхшырак булыр. Өстәл, урындык баланың буена туры килергә тиеш. Хәзер биеклеге күтәрелә-төшерелә торган трансформер өстәлләр бар.

Баланың яраткан төсен дә онытмагыз. Шул ук вакытта психологларның киңәшләрен дә тыңлагыз. Стеналар нейтраль төстә булса, яхшырак. Ак төс бүлмәне якты итеп күрсәтә. Шулай ук аксыл, аксыл соры, зәңгәрсу, яшькелт төсләргә тукталырга мөмкин. Тәрәзә пәрдәләре, декор белән бүлмәне теләгән төскә баетып була. Психологлар баш миен активлаштыра, укырга ярдәм итә торган төсләр дип, сары, яшел, зәңгәр, көрәнне атый.

Ак төс — тынычландыра, тәртипкә өйрәтә.
Сары, кызгылт сары төс — кәефне яхшырта, аралашырга ярдәм итә, әмма йокы белән проблемасы булган балаларга зыяны тияргә мөмкин.
Яшел төс — тынычландыра, акыл эшчәнлеген үстерә.
Зәңгәр төс — тынычландыра, йокыга китәргә булыша, аеруча гиперактив балаларга яхшы.
Көрән төс — баланың үз-үзенә ышанычын арттыра. Тик бүлмә караңгы булмасын өчен, аны күп кертмәскә кирәк.

ФАЙДАСЫ ЗУР
Күзгә: кишер, караҗиләк, брокколи.
Иммунитетка: дүләнә, цитруслылар, имбир.
Баш миенә: чикләвек, кызыл балык, шоколад.
Йөрәккә: алма, гранат.
Бавырга: чөгендер, эремчек, банан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы киңәшләр