Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Укучыбыздан күчтәнәч: “тозлы” мәзәкләр

Хөрмәтле “Хезмәт”леләр! Газетагызны бик яратып укыйбыз. Рәхмәт, бар кеше дә укырлык язмалар басыла, төрле темаларны колачларга тырышасыз. Миңа калса, төрлелек өчен мәзәкләр генә җитми. Билгеле, газетада аларның да “тозлы”ларын – бөтен гаилә белән укып була торганнарын күрәсе килә. Сезгә менә шундый тупланма – ун мәзәк җибәрәм. Ихтирам белән Наилә апагыз.

1.Бер бала әтисеннән сорый:

–Әти, блогерлар язмаларын ничек әзерли?

–Син дәрес хәзерләгән кебек: бер блогер яза, калган 99ы аннан күчереп баса.

2.Балалар бакчасында тәрбияче баладан сорый:

–Сиңа колакларың нигә кирәк?

–Күрү өчен.

–Аның өчен күзләр бар.

–Колаклар булмаса, башлык күзгә төшә дә күзләр күрми башлый...

3.Узган гасыр галимнәре 2020 елга илдә юллар булмаячак, машиналар очып кына йөриячәк, дип фаразлаган булганнар.

–Бу фаразның беренче өлеше күтән тормышка ашты инде.

4.Имтихан бара.

–Рекламаның кеше тормышындагы файдасы турында сөйләгез әле.

–Файдасы дип... Реклама газетларын ремонт ясаганда идәнгә җәеп була...

5.–Балалар бакчасына йөргәндә, көндез ятып йоклау җәза иде. Ә хәзер – хыял!

6.Ике дус очрашкан.

–Элек йөргән кызым җанга төште. Ничек онытырга икән шуны?

–Будильнигыңа аның тавышын куй.

7.Башка илләрдә премия алам дип, ә бездә премияне кисмәсәләр ярар иде, дип эшлиләр.

8.–Паспортымны урладылар.

–Полициягә  бардыңмы соң?

–Бардым. Алар түгел. Алар урламаган...

9.Бер ирнең кәрәзле телефоны шалтырый.

–Алло.

–Сезнең улыгыз бездә.

–Нәрсә таләп итәсез?

–Тизрәк килеп алыгыз, балалар бакчасын биклисе бар!

10.Бер бабай оныгы белән уенчыклар кибетенә килгән.

–Барабанның иң зурын сайлап бирегез әле. Ялларга аталары безгә сыбызгы белән китерде, мин өйләренә барабан белән кайтарам...

Сездән дә шундый матур мәзәкләр көтеп калабыз. Аларны комментарийларга өстәргә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев