Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Укучыбыз проблема күтәрә: "Районда телефон каланчалары бик күбәя".

Бүген тормышыбызны кәрәзле телефоннан башка күз алдына да китерә алмыйбыз.

Рәхәтен рәхәт тә, әмма медиклар, галимнәр аның кеше организмына бик тә зыянлы булуы турында чаң кага бит. Бардыр, соңгы чорда бар кеше бердәм булып чирләп бетмәс иде.
Бигрәк тә онкологик чирләр азынды - барысы да шул радиактив нурлар белән безне "туендыручы" заманча техникалар ярдәме диләр. Ул исәптән, аларның берсе - кечкенә генә телефон шулкадәр куркыныч булганда (ә аның зыяны турында бик күп яздылар, сөйләделәр инде), алар белән "идарә итә" торган каланча - вышкалар нинди зыян китерә икән соң?!
Уйларга да куркыныч. Әле бит аларның саны арта тора. Һәм кая урнаштырасылары килә, шунда куялар да. Балтачта да алар шактыйга җыела. Әле менә күптән түгел нәкъ үзәккә, ашханә янына утыртып киттеләр. Бездән, ул тирәдә яшәүчеләрдән рөхсәт сораган кеше дә юк. Кайчан утыртканнарын да күрмәдек. Һәм бер Балтач эчендә мондый каланчаларның күплеге дә уйландыра. Сүз бит сәламәтлек турында бара!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250