Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Укучылар машиналарны нигә туктата

Балтач урта мәктәбе укучылар, Халыкара юл һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне уңаеннан, юлларга чыгып, шоферларга буклетлар өләште.

Берләшкән Милләтләр Оешмасы Генераль Ассамблеясының 2005 елның 26 октябрендә чыккан резолюциясе нигезендә ел саен ноябрьнең өченче якшәмбесендә Халыкара юл һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне үткәрелә. Быел ул 20 ноябрьдә билгеләп үтелә. Шул уңайдан Балтач урта мәктәбе укучылары район ЮХИДИ бүлеге һәм "Хыял" үзәге хезмәткәрләре белән берлектә елдагыча юлларга чыкты.
- Юл һәлакәтләренең төп сәбәбе - транспорт белән идарә итү тизлеген арттыру, руль артына исерткеч эчемлекләр кулланган килеш утыру, каршы юнәлештәге полосага чыгу, юлда йөрү кагыйдәләрен тиешенчә үтәмәү, - ди ЮХИДИ хезмәткәрләре.
Әлеге акциянең төп максаты- юл-транспорт һәлакәте корбаннары санын киметү. Бу көн киң җәмәгатчелекнең игътибарын юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү, аварияләрдә корбаннар санын киметү, юл кагыйдәләрен бозуларны кисәтүгә дә юнәлдерелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250