Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Укучылар: «Улы укыган бүлмәдә атыш булганда укытучы безне тынычландырырга тырышты»

«Без арткы парталарда утыра идек. Шартлауны да, атышуны да ишеттек. Алия Ренатовна ишекне бикләргә өлгерде, ул бу вакытта безнең белән булды. „Бар да яхшы булыр“, диде

Казанның 175нче мәктәбендә атыш вакытында укытучы хатын балаларны коткарырга тырышкан. Шул вакытта аның улыутырган сыйныфта, җинаятьче балаларга аткан. Бу турыда өлкән сыйныф укучыларының сүзләренә сылтама белән «Комсомольская правда» хәбәр итте. 

Әлеге фаҗигадә исән калган 9 сыйныф укучылары «КП» хәбәрчесе белән аралашкан. Алар укытучыларының үзләрен тынычландырырга тырышуын әйтә. Бу вакытта бер кабинет аша гына урнашкан бүлмәдә укытучының үзенең улы була. Нәкъ шушы бүлмәдә җинаятьче балаларга ата. 

«Без арткы парталарда утыра идек. Шартлауны да, атышуны да ишеттек. Алия Ренатовна ишекне бикләргә өлгерде, ул бу вакытта безнең белән булды. „Бар да яхшы булыр“, диде. Безнең әти-әниләргә чатка язды. Ишеккә коткаручылар шакый башлаганчы ул безнең янда иде. Аннары чыгарга рөхсәт иттеләр. Безне мәктәптән алып чыктылар. Укытучы улының сыйныфы элемтәгә чыкмавын аңлап алды. Без аның елаганын, улын эзләгәнен, аны таба алмаганын ишеттек», — дип сөйли бер малай.

Укытучының малае бер яшькә кечерәк. Укытучы башкаларның елаганын ишетә, ләкин үзенең укучыларын ташлап чыгып китми. Бу вакытта үзенең баласы мәктәптә икәнен белсә дә, кабинеттан чыкмый, диелә бу хәбәрдә. 

Чыганак: Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев