Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Укымый калмадыгызмы: балачакның сары мае  яки нигә киң күңеллелек югала бара? (+фото)

Эх, ул балачактагы шикәрләнеп торган сары майның тәмлелекләре

Күрше Һәдия әбигә кунакка кергән саен кара ипигә сары майны юка гына итеп ягып, чәй эчүләр әле дә күз алдымда. 
Тормыш алга барган саен адәм баласында киң күңеллелек дигән бик күркәм сыйфат юкка чыга бара. Хәзер инде элеккеге кебек күршегә керүләр, кичен капка төбендә сөйләшеп утырулар юк дәрәҗәсендә. Без кечкенә чакта бар да башка иде. Балачакта күршебездә ялгыз яшәүче Һәдия әбигә кунакка керә идем. Ул өч балалы Әсхәткә икенче хатын булып килә, әмма уртак балалары булмый. Мин белә башлаганда Әсхәт абый үлгән, Һәдия әби ялгызы яши иде. Балалары аны бик хөрмәттә яшәтте. Ай саен посылка җибәреп, ял вакытларында кайтып, әниләренең хәлен белеп кенә тордылар. 
Һәдия әбинең кечкенә генә җыйнак йорты авыл башында ук урнашкан. Тәрәзә төбе саен шау чәчәктә утыручы гөлләре, пөхтә итеп җыештырылган урын-җире, чигелгән ашъяулык капланган түгәрәк өстәле, ике якка ачылучы веранда ишеге, бакчасындагы ике төп кызыл шомырты ...барысы да күз алдымда. Ә менә сары мае аеруча исемдә калган. Балалар бик еш керә иде аңа. Ул бервакытта да аларга караңгы чырай күрсәтмәде. Керүгә үк самавырын куеп җибәрә. Өстәлгә иң элек ипи, сары май һәм кура җиләге вареньесы килер иде. Шикәрләнеп торган бу майны ашамый түзеп булмый. (Кибеттән алган сыер маен эртеп ул гел сары май ясап куя иде– Г.Г.). Без аның белән тәрәзә каршындагы өстәлендә бик тәмле итеп чәй эчә идек. Бер көн генә түгел, кунакка көн саен керә идем. Түр яктагы өстәл өстендә утыручы “декабрист” гөленә соклануларым да бик истә калган. Бакчасында шаулап үскән кура җиләгеннән әзерләгән кайнатмасы да башкаларныкына охшамаган, үзенә күрә бер тәмгә ия иде... 
Һәдия әби күптән инде гүр иясе, мин дә буй җитеп, тормышка чыгып, балалар сөям. Тормышлар мул, бар нәрсә бар. Әмма балачактагы кешеләрнең бер-берсенә булган киң күңеллелеге генә җитми, Һәдия әби кебек сары май ясаучылар да бармак белән генә санарлык хәзер... 

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: киң күңеллелек