Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Укытучы бер елга ялга китә аламы?

Укытучы – иң җаваплы һәм җиңел булмаган һөнәрләрнең берсе. Аңа карата таләпләр дә зур.

Укучыларының физик һәм рухи сәламәтлеген, гармонияле үсешен тәэмин итүдә укытучының роле бәяләп бетергесез. Һәрдаим иңнәрендә шундый зур җаваплылык тоючы һөнәр ияләре арасында стресска, депрессиягә бирелүчеләр, җан аруына дучар булучылар да аз түгел, ди психологлар. Ә бик арыгач, нишләргә кирәк? Әлбәттә, ял итәргә! Укытучыларның бер еллык отпуск алырга хокукы бар икәнен белә идегезме? Белмәгән булсагыз, бүгенге консультациябез – сезнең игътибарга.
Бик кирәк булганда, укытучы бер еллык ялга китәргә мөмкин. Бу хакта Русия Федерациясенең Хезмәт кодексында махсус мәддә бар. Әлеге ялдан, нигездә, фәнни хезмәт язучылар файдалана, ә менә укытучыларның күбесе бу турыда белми. Мәктәптә, өстәмә белем бирү учреждениеләрендә хезмәт салучы педагоглар да бу ялны рәсмиләштерә ала.
Бер еллык отпуск бирү кагыйдәләре 2016 елда гамәлгә кергән.

Моңа кемнәр хокуклы?

Тәрбияче, өлкән тәрбияче, инструктор-методист, хезмәт буенча инструктор, концертмейстер, логопед, производство буенча мастер, методист, музыка җитәкчесе, өстәмә белем бирү педагогы, педагог-китапханәче, педагог-оештыручы, педагог-психолог, социаль педагог, преподаватель, өлкән вожатый, тренер-укытучы, тьютор, укытучы, укытучы-дефектолог, укытучы-логопед. Әлеге исемлеккә кергән һәркем бер еллык ялга дәгъва итә ала.

Шунысы да бар

Бер мәктәптән яки өстәмә белем бирү оешмасыннан берьюлы берничә хезмәт­кәрнең озайлы ялга китүенә, гадәттә, юл куелмый. Бу мәсьәләне җитәкчелек хәл итә.

Ничек рәсмиләштерергә?

Үзегезнең җитәкчегез исеменә озайлы отпускка җибәрүен үтенеп гариза бирергә кирәк. Арытаба җитәкче кеше сезнең стажыгыз күпме, бу ялга хокукыгыз бармы икәнлеген тикшерә. Әгәр дә инде барысы да тәртиптә булса, җитәкче сезгә отпуск бирү турында приказ яза һәм бу хактагы мәгълүмат шәхси кенәгәгезгә теркәлә.

Күпме стаж кирәк?

Озайлы отпуск теләгән һәркемгә бирелми. Моның өчен укытучының ун еллык өзлексез эшләве таләп ителә. Ә менә һәр ун ел саен ул бер ел ял итәргә хаклы.

Закон белән яклана

Бер еллык отпускка киткән педагог закон нигезендә яклана. Ул ялда булганда аның эш урыны һәм укыту сәгатьләре саклана. Бу вакыт эчендә хезмәткәрне башка вазыйфага күчереп кую яки эштән бушату мөмкин түгел (әгәр дә оешма үзе үк бетмәсә).

Эш урынын алыштырсаң?

Озайлы ял алу өчен бер оешмадан икенчесенә күч­кәндә хезмәт стажының өзелмәве мөһим. Мисал өчен, укытучы бер мәктәптән икенчесенә күчкәндә эшләмичә бер ай гына тора ала. Югыйсә, аның хезмәт стажы өзелгән дип исәпләнә һәм ул бер еллык ялга китә алмый. Дәүләт аккредитациясе булган шәхси оешмаларда эшләү дә бер еллык отпуск алу өчен кирәкле ун ел стажга керә.

Шундый таләпләр дә куела

Озайлы отпускка китү өчен педагог берничә таләпне үтәргә тиеш. Беренчедән, уку елы башында куелган укыту йөкләнмәсен тутырырга (укытучы өчен ул атнасына 36 сәгать, логопед өчен – 20). Икенчедән, педагогның төп хезмәткәр вазыйфасында теркәлгән булуы зарур. Өченчедән, ул үзенең бер еллык отпускка китүе хакында җитәкчелеккә алдан җиткерергә тиеш.

Түләү ни рәвешле башкарыла?

Закон нигезендә бер еллык отпуск өчен түләү каралмаган. Шул ук вакытта, мәктәпнең яки өстәмә белем бирү оешмасының коллектив килешүендә мондый түләү каралган икән, укытучыга акча бюджеттан түгел, ә оешманың өстәмә рәвештә үзе эшләп тапкан акчаларыннан (мисал өчен, ниндидер түгәрәкләр эшчәнлегеннән килгән табыш) бүленә.
Укытучы ялга елның теләсә кайсы вакытында ки­тәргә хокуклы. Әмма биредә шуны да ассызыкларга ки­рәк: аның ялга китүе мә­гариф оеш­масының эш­чәнлегенә тис­кәре йогынты ясамаска тиеш.

Фото: vogazeta.ru

Автор: Миләүшә Латыйпова

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/obraz/Ukituchi-ber-elga-yalga-kit-alami-351516/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: укытучы