Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

"Ул сезгә үзенең СПИД белән авыруын әйткәндер бит?"

Иренең телефонында "сөеклем" дигән язуны күргәч, Лилия аптырап калмый, тавыш та куптармый...

Әлбәттә, башта аның аяк астында җир убылгандай була. Ул тиз арада үзен кулга ала һәм берни булмагандай йөри бирә. Әмма үзе хакында белдерергә теләгән сөяркәнең номерын табып, шалтыратудан да тайчынмый.

Иренең читтә чуалуы турында белгән ханым аптырап калмый: "Танышуыбызга шатмын. Иремнең сөяркәләре күп инде аның, барысын белеп тә бетереп булмый, гафу итегез. Иремне бик яратсагыз, үзегезгә алыгыз, мин аннан туйган идем инде. Барыбер фатир да, машина да минеке, мин берни дә югалтмыйм. Үзенең СПИД белән авыруы хакында әйткән булгандыр инде", - дигәч, теге хатын, телсез калып, телефонны ташлаган һәм бөтенләй юкка чыккан.

Әлбәттә, мондый реакциягә әзер булмаган сөяркә җиңелде, ә бу ханым җиңеп чыкты. Бүген әлеге гаилә бик матур гына яши, бер ел элек өченче сабыйлары туды...

Кызыл таң

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тормыш