Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

"Ул төн бөтен авылыбызга...Коточкыч хәбәр салды."

Сабыеңны әнкәң үзе Ирең кулына салды.

"Ул төн бөтен авылыбызга...Коточкыч хәбәр салды." - фаҗигале төстә һәлак булган Айгөл Нәҗипова (Минхәирова) һәм аның дөньяга килә алмыйча үлгән нарасыеның якты истәлегенә багышлана.

Татарстанның Балтач районының Балтач районының Норма авылы янындагы юлда сигез айлык көмәне булган Айгөл Нәҗипова (Минхәирова) фаҗигале төстә һәлак булды. Аның истәлегенә якыны Халидә апа Әсхәдуллина бәет иҗат иткән.
Үзәк өзгеч бу шигырьне сезгә дә тәкъдим итәбез.

Якыннары исеменнән Айгөл рухына багышлыйм.

Декабрьнең унтугызы,

Йөрәккә яра салды.

Кеп-кечти нәни сабыең,

Әнисез ятим калды.

Аңлатырлык түгел һич тә,

Йөрәктәге яраны.

Фәрештәләр саклый дибез,

Алар кая карады...

Кунакка киткән җиреңнән,

Мәңгелеккә киттең бит.

Әти-әни, туганнарың,

Өзгәләнә, Айгөл, бик.

Пар канатың Фәнилең дә,

Аңына килә алмый...

Сезне мәңге күрә алмасын,
Йөрәге белән аңлый.

Йөрәк аңлый,
Ә күңелләр
Кабул итә аламы?

Еллар гына төзәтә алмый,

Бу кадәрле яраны.

Сигез айлык нарасыең,

Тумыенча да калды.

Ул төн бөтен авылыбызга,

Коточкыч хәбәр салды.

Унбиш минутлык юл калган,

Кайтып җитәргә өйгә.

Каршыгызга төшкәннәр лә,

Очып килгән шул көйгә.

Гомереңне алып китте,
Олы юллар агымы.

Ничекләр күтәрергә соң,
Бу кадәрле кайгыны.

Скорыйга алып киткәч,

Барчабыз өметләндек.

Инде сине югалтканны,
Ул чакта бит белмәдек.

Гомерең өзелгән булган шул,

Авария урынында...

Ник очраган балакайлар,

Ул адәмнәр, юлыңда.

Сабыеңны коткарырга,

Тырыштылар,булмады.
Бигрәк яшьли киттең Айгөл,

Гомерләрең булмады.

Сабыеңны әнкәң үзе,

Җир куенына иңдергәнче,

Куенына кысып барды.

Икегезне бергә җирләп,

Шашар хәлләргә җиттек.

Больницада өмет баглап,

Яхшы хәбәр бит көттек.

Сабыең Айзиләңә бит,

Ике яшь тә тулмады.

Бәләкәчең, йолдызчыгың,

Мәңгегә ятим калды.

Әнием кайда дигәндә,

Ни дияр соң әтисе.

Йөрәк күтәрмәслек хәлләр,

Я Ходаем нишлисе...

 

Әти-әниеңне ничек,

Табыйк сүз юатырга.

Яшьләре дә чыкмый инде,

Күңелен бушатырга.

 

Үзеннән алда баласын,

Ай авыр аналарга.

Бер нинди сүз табып булмый,

Хәсрәттән араларга.

 

Елмаюлы көләч йөзең,

Күз алларыннан китми.

Дөнья туктап калган сыман,

Вакыт та бер дә үтми.

 

И балакай,урыныгыз,

Оҗмах түрендә булсын.

Безнең яктан искән җилләр,

Сәлам җиткереп торсын.

 

Йөрәкләрдә тирән яра,

Аңлатып бетерә алмыйм.

Үзем сиңа бәет язам,

Яшьләремне тыя алмыйм.

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/%D3%99y-yazmyish/kunakka-kitkn-irenn-mgelekk-kitte-bit

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев