Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

"Улым хәзер өйдә..."

Казанның 175нче гимназиясендә килеп чыккан коточкыч фаҗигага бер ай вакыт узды.

Билгеле булганча, һөҗүм ясалган сыйныфта «Фәридә-Алсу» дуэты солисткасы Алсу Сөнгатуллинаның улы Ислам да булып, гомере кыл өстендә калган иде. Алсу «Интертат»ка улының хәле турында сөйләгән.

«Бу мәхшәр турында көн дә сөйләшәбез, улым белән дә, ата-аналар белән дә, балаларыбыз тизрәк терелсен иде дип телибез.

Атыш тавышларын ишетүгә үк мин мәктәптә террорчылык икәнен аңлап алдым. Аркасы яраланып, мәктәптән чыгуга улым шалтыратып: «Әни, мин исән! Борчылма!» — дип хәбәр бирде. Мондый чакта иң авыры билгесезлек бит ул. Балакаем иптәшләренә булышырга дип тә омтылган, коткаручылар аны тынычландырырга тырышып, ашыгыч ярдәм күрсәтү өчен дәваханәгә озаткан. Улым Ислам дусты Айрат белән Республика балалар клиник дәваханәсендә ятты, бер атна элек җөйләрен алдылар, хәзер ул өйдә.

Ямьле җәй бит, бик тә авылга кайтасы килә инде, ләкин табиблар рөхсәт итми. Тәкъдир дигән нәрсә бар шул. Ул иртәдә улымның сыйныфташы Кәрим мәктәпкә йоклап калган. Әнисенең: «Салкын да тигән ахры үзеңә, бәлки бармассың, дәваланып ял итәрсең бүген?» — диюенә карамыйча, укуына карата үтә җаваплылык тоеп, җыенып чыгып киткән. Кәрим дә яраланды шул ул көнне.

Фатирыбызның тәрәзәләреннән мәктәбебез бинасы күренеп тора. Корбаннарны искә алу өчен халыкның чәчәкләр белән шунда агылганын елый-елый күзәттем, ни генә дисәң дә, безнең халык туң йөрәкле түгел, һәркем бу кайгыны үзенеке итеп кабул итте. Тән ярасы тиздән төзәлер дип өметләнәбез, ә менә җан ярасы… Бу кайгы безгә гомерлеккә эз салды. Тормышыбыз икегә бүленде — фаҗигагә кадәр һәм фаҗигадән соң. Мин хәзер телевизор кабыза алмыйм, җырлар тыңлый алмыйм, күңел тынычлык сорый. Шулай да эшкә чыктым, планлаштырылган музыкаль спектакльләребездә катнаштым. Бик авыр булды, ләкин үз-үземә бикләнеп өйдә утырып калсам, тагын да кыенрак булыр иде, чөнки борчылулар кешене бик баса, төпкә тарта. Казан шәһәр филармониясендәге хезмәттәшләремнең җылы сүзе, һәрчак таяныч булуы күңелне тынычландыра.

Бу вакыйгалар балаларыбызның дөньяга карашын үзгәртте, алар кисәк олыгаеп китте. Шулкадәр дус сыйныф иделәр, үзәкләребез өзелә. Балаларның ахыргача бергә белем алуын телибез, сыйныфны таркатмыйча саклап каласы иде. Мәгариф системасында җитди үзгәрешләр кертү кирәклегенә ныклап төшендек. Чөнки балаларга рухи тәрбия бирү аксый, югары баллар, мактау кәгазьләре артыннан куу күзәтелә, күбесенең күңелендә бушлык. Шул бушлыкны ни белән тутыралар һәм бу нинди ачы нәтиҗәләргә китерергә мөмкин — бу кырыс чынбарлык, дип яза Кызыл таң. Балалар белән ешрак сөйләшергә кирәк, гомумән, һәр гаиләнең үз шәхси психологы булырга тиеш дип саныйм», — дип сөйләгән җырчы.

 

Фото: Интертат

Автор: Резеда Галикәева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Фәридә-Алсу Казанның 175 нче мәктәбе