Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

“Улым минем, армиядә”...

Куныр авылы почтасына баргач, шатлыклы мизгелгә тап булдым. Почта җитәкчесе Фәнзиләгә газета-журналлар белән бергә хат килеп төште, – солдаттан, улы Нияздан.

Бер мизгелгә ана тын калды, тиз генә конвертны ачты, ә анда улының частьта төшкән фотолары, солдат истәлеге.

Нияз Мәскәүдә авторотада хезмәт итә икән. ”28 май көнне авылдан озаттык, 2 июнь көнне Казаннан озаттык, – ди Фәнзилә. – Тагын бер елдан кайтуын көтәбез, 2 июнь көнгә...”

Исән-исән хезмәт итәргә язсын сиңа, солдат егет – районыбыз горурлыгы. Әниең һәм дә якын туганнарың, гомумән, ямьле Куныр сине зарыгып көтә, ил алдында хәрби бурычыңны үтәвең белән горурлана. Дөньялар гына тыныч булсын да, илебезгә сугыш афәте янамасын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: армия