Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Ун яшьлек малай үзен дә, әнисен дә коткарган

Менә кемгә герой исеме бирергә кирәк!

Красноярск краенда ун яшьлек малай буага төшкән автомобильдән үзен һәм әнисен коткарган. Шуннан соң аларга авылга кадәр дүрт чакрымга якын юл үтәргә туры килә, чөнки ярдәмгә чакыру мөмкинлеге булмый.

Бу хәл 25 июльдә булган. Мария һәм аның улы Костя тар юл буйлап барганда бер мизгелдә машина юлдан буага төшеп китә. Хатын югалып кала, ләкин артта утырган улы кыю эш итә. Ул ничектер машинаның арткы ишекләрен ачып чыга, аннары әнисен чыгара. Алар ярга барып җитәләр, ә автомобиль буа төбенә — биш метр тирәнлеккә төшеп китә.

Әмма хатын белән малайның сынаулары моның белән генә тәмамланмый. Аларга ярдәм сорау өчен авылга кадәр дүрт чакрымга якын юл үтәргә туры килә, чөнки телефоннар машина белән бергә су төбенә китә. Яннарыннан узып баручы машина йөртүчеләр әни һәм малайга игътибар итми.

Костя йөзә белмәгән, ләкин әнисе судан чыга алмаган очракта аның артыннан чумар идем, дип белдергән. Ул үзен геройга санамый, "әнисен генә коткарган", дип яза Кызыл таң.

 

Фото: mk.ru

Автор: Резеда Галикәева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: суга бату коткару