Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Уралда балалар лагеренда 64 кеше агуланган

Төбәк сәламәтлек саклау министрлыгында зыян күрүчеләрнең тормышына куркыныч янамавын җиткергәннәр.

(Казан, 9 июнь, “Татар-информ”). Свердловск өлкәсенең "Сосновый бор" лагеренда 64 кеше агуланган. Аларны эчәк инфекциясе белән зарарланануында шикләнеп, хастаханәгә озатканнар. Бу хакта ТАССка өлкә прокуратурасы матбугат хезмәтендә хәбәр иткәннәр.

"33 кеше Кушва, 31е Түбән Тагил хастаханәсендә. Тагын 11 баланы лагерьдан китерәләр”, - дигән агентлык әңгәмәдәше.

Төбәк сәламәтлек саклау министрлыгында зыян күрүчеләрнең тормышына куркыныч янамавын әйткәннәр.

Матбугат хезмәтендә, агулану сәбәбе ачыклануын, Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтеннән көтәбез, дип җиткергәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: төрлесе