Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Урам утларын караңгы төшүгә үк яна торган итеп көйләргә мөмкиндер бит ...

Ялларда авылга бәрәңге алышырга дип кайткан идем. Кичке якта күрше-күләнгә кереп, хәл-әхвәл сорашыйм, авылның аргы ягында торган туганнарга чыгып керим әле, дип урамга чыктым.

Сәгать сигез дә тулмаган иде әле, инде кап-караңгы. Бернәрсә дә күренми. Авыл халкы моңа ничек түзеп яши икән дип аптырап куйдым. Аяк асты пычрак, асфальт юк, кая басканыңны да белми басасың. Ул да булмады аякка бер песи килеп сырышты, куркып киттем.
Бу караңгыда урамга ник чыкканыма үкендем. Баганада утлар бары тик 20.30да гына кабынды. Ул вакытта миннән башка урамда башка беркем дә юк иде. Урам утларын караңгы төшүгә үк яна торган итеп көйләргә мөмкиндер бит, шул мәсәләгә ачыклык кертегез әле, дип шалтыратты Нормабаш авылына Казаннан кайткан кунак.
Фото: http://sntat.ru/reportages/769-derevni_ofonareyut

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250