Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Урамда ук...

Беркөнне редакциягә реклама бирергә бер абый килде. Хәер, бездән кеше өзелми. Шаккатырганы реклама бирергә керүе түгел иде, ә аяк киемен верандага кергәнче үк баскыч төбендә салып калдыруы булды.

Коридордан носкичан гына кереп килүен күргәч, “Аяк киемегезне урамда ук калдырдыгыз мәллә?”, дип шаяртмакчы идек, “Урамда ук диярлек”, дип җавап кайтарды ул.Чиста итеп юылган идәннәргә тышкы аяк киеме белән керәсе итмәгән, ахры.

“Татарстан” журналы журналистлары да редакциягә беренче керүләрендә биредә нәкъ өйдәге кебек дип әйткәннәр иде, чөнки чисталыкны саклау масатыннан, ишектән керүгә икенче аяк киемнәре тора бездә. Бик күпләр аңа игътибар итми, аяк киеме дә саласымыни дип канәгатьсезлек белдерүчеләр дә бар араларында. Ә кайберәүләр нәкъ өйдәгечә, тышкы аяк киемен баскыч төбендә үк салып керә. Шушы көннәрдә редакциягә реклама бирергә кергән абый күк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев