Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Урамнарыбыз исеме ни сөйли? (дәвамы)

Күпкырлы галим, үзенең фәнни хезмәтләре белән чит илләрдә дә танылу алган, һәрчак туган ягын сагынып, аның уңышларына сөенеп яшәгән якташыбыз Равил Фәхретдинов исемендәге урам булмау да гаҗәпкә калдыра. 

8нче Март, 1нче Май, “Җиңүнең 50 еллыгы”, “Октябрьнең 70 еллыгы”, Пионер кебек тарихи атамалар белән берлектә Таң, Салкын Чишмә, Хәләл, Ялтра, Алмалы, Чулпан, Сорнай, Балкыш, Дуслык, Кара Күл, Каенлык, Шушма кебек җирле һәм шигъри яңгырашлыларның да булуы күңелгә ятышлы. 
Толерантлык күрсәтүдерме, шулар янәшәсендә Южная, Родниковая, Молодежная, Школьная, Набережная, Лесная, Искра, Озерная, Урожайная, Речная, Солнечная кебек русча атамалар булуы гаҗәпләндерә. Норма җирлегендәге 33 урамның 8е шундый исемнәр йөртә. Саф татар районы булган, хәтта удмурт милләтеннән булганнар да шул телдә теттереп сөйләшүче төбәкнең чын милли атамалары яки күренекле шәхесләре юкмы?! Исемлектән күпме эзләсәм дә, бик күп сугышчан медальләр иясе, Беренче дәрәҗә Дан ордены кавалеры, Яңгул балалар йортындагы йөзләгән ятимнең әтисе, иң зур мәктәпнең директоры, шулай ук мәгариф өлкәсендәге күп кенә медальләргә, “Почет билгесе” орденына ия булган шәхеснең исемен йөрткән урамны тапмадым. Ялгышмыйммы дип, кат-кат карадым. Ә бит Фәрзи абый Гыймадиев моңа бик лаек! Әнә күршедәге Норма авылында мәктәп директоры Фирдәвес Бариев исемендәге урам булса, карадуганлылар гимназияләренә Бакый Зыятдинов исемен биреп саваплы гамәл кылдылар. 
Күпкырлы галим, үзенең фәнни хезмәтләре белән чит илләрдә дә танылу алган, һәрчак туган ягын сагынып, аның уңышларына сөенеп яшәгән якташыбыз Равил Фәхретдинов исемендәге урам булмау да гаҗәпкә калдыра. 
Районда МСО оешмасын беренче булып оештырган һәм аңа 20 ел җитәкчелек иткән, райондагы бик күп социаль объектлар, Балтач, Куныр авылларындагы мәһабәт мәчетләрнең проектларын эшләтү, төзетүдә зур өлеше кергән сугыш ветераны Шамил Гәрәевның исеме дә күркәм урамга бирелсен иде. Шамил абыйның туганнары да районда ихтирамга лаек кешеләр. Әйтик, бертуган Гәрәевлар урамы дип атау да дөрес булыр иде. Мәркәзебез Казанда Гарифҗановлар, Бертуган Касыймовлар исемен йөртүче урамнар моңа мисал була ала. Туганнары – көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинатында озак еллар җитәкче булып эшләгән, күп кенә медаль-орденнар белән бүләкләнгән Харис абый, Казан заводларында көч куйган Камил абый һәм район-республика күләмендә легендар җитәкче булып танылган Хәмит абый, һичшиксез, моңа лаеклар. 
Иҗаты чәчәк атып килгәндә, илебез азатлыгы өчен фидакарьләрчә көрәшеп һәлак булган шагыйрь Хәбра Рахман исемендәге урам булса, аның рухы сөенер иде. Сүземне тагын да дәлилләп китү өчен түбәндәге язманы китерәм: “Мин Кишенев шәһәренең күренекле шагыйрь Михай Эминеску исемен йөртүче урамдагы йортта яшим. Бу исем – минем өчен ниндидер символ, шатлык! Конвертка адресымны язганда, үземдә биниһая көч, энергия уянуын тоям, әйтерсең лә, бу исемдә минем дә катнашым бар”. Моны СССРның халык артисты, бик күп җырлар, кинофильмнарга көй язган, “Икенче меңьеллыкның намус кешесе” дип танылган күренекле композитор Евгений Дога әйткән. 
Район хәбәрләреннән күренгәнчә, бүген Шушма елгасы, “Дулкын” сәламәтләндерү үзәге тирәсендә зур төзелешләр планлаштырыла. Бистәнең Казан юлы юнәлешендә дә микрорайон үсеп чыгачак, димәк, яңа урамнар хасил булачак. Яңа урамнарга мәгънәле, күркәм исемнәр кушылсын иде! 

Илсөя ҺАДИЕВА 
Кариле авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: урам исемнәре