Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Ураза гаете мөбарәк булсын!

Хөрмәтле дин кардәшләребез! Аллаһы Тәгалә изге Рамазан аенда тоткан уразаларыбызны, кылган гыйбадәтләребезне, гамәлләребезне кабуллардан кылсын, киткән кимчелек-хаталарыбызны кичерсен.

Бу айда без Аллаһы Тәгаләнең дүртенче баганасы – ураза гыйбадәтен башкардык һәм, әлхәмдүлилләәһ, бу имтиханны үтәп чыга алдык һәм шуның белән сөенәбез, бер-беребезне тәбриклибез. Без бер-беребезнең, мохтаҗларның хәлен аңладык, суның кадерен белдек, үз-үзебезне, күңелләребезне тәрбияләргә өйрәнергә тырыштык. Шушы айда кылган изгелекләребез бәрабәренә Аллаһы Тәгалә безне тәүфыйк-һидаять юлыннан алып барса иде, күңелләребезне сафландырып, аның кушканнарын үтәүче, тыйганнарыннан тыелучы бәндәләрдән булуны насыйп итсә иде. Аллаһы Тәгалә якыннарыбызга исәнлек-иминлек, районыбызга хәерле бәрәкәтләрен насыйп кылса иде.
Изге Рамазан гаете барыбыз өчен мөбарәк булсын! Бу көнне гаиләләребез, якыннарыбыз белән мул сыйлы табыннар артында матур итеп бәйрәм итик, мөмкинлектән чыгып, хәл-әхвәл белешеп, бүләкләр-күчтәнәчләр бирешеп, елның иң матур бәйрәмнәренең берсе итеп билгеләп үтик. Өлкәннәребезгә дә, сабый балаларыбызга да бәйрәм куанычы бүләк итик. Вафат булган әби-бабай, әти-әни, дин кардәшләребезгә багышлап догалар кылыйк.
Гает бәйрәме белән сезне!

 

Балтач районы мөхтәсибәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев