Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Урлыйбызмы,урлыйбыз!

Себер язвасы иң куркыныч инфекцион авыруларның берсе, ул терлекләргә дә, кешеләргә дә куркыныч тудыра. Әмма бу да туктатып кала алмый кайберәүләрне...

СССР дигән ил яшәгәндә, хәтердә, «Несунам – нет!» дигән плакатлар бар иде. Анда завод территориясеннән, төзелештән кайткан саен бер әйбер кыстырып кайтучылар ясалган иде. Инде шул «несун»нар заманасына алмашка зур күләмдә казна талаучылар барлыкка килде. Хөкүмәт министрлары, губернатор һәм мэрлар ришвәт алуда гәепләнәләр, аларны чынбарлыкта әле утырталар да. Алар туплаган байлык янында бүгенге көндә вак урлаучылык көлке булып күренә. Әмма җәмгыять өчен бу күренеш тә куркыныч тудырырга мөмкин. Монннан бер-ике ел элек Чепья якларында туктау павильоннарының калайларын сүтә башладылар, 4-5 тукталу урынының калайлары кемнеңдер хуҗалыгына кайтты.

Менә хәзер инде еракта урнашкан үләт базларын әйләндереп алган калайларны сүтәргә тотынганнар. Узган атнада бистәнең көньягында урнашкан себер язвалы иске үләт базының 30 метр калаен сутеп алып киткәннәр. Караклык өчен бәлки эш кузгатылмас та, әмма себер язвалы үләт базыннан әйбер алып кайту үз хужалыгында биологик корал туплау белән бер бит. Себер язвасы иң куркыныч инфекцион авыруларның берсе, ул терлекләргә дә, кешеләргә дә куркыныч тудыра. Хайван сидеге һәм тизәгендә, авырып үлгән хайваннарда, җирдә ул дистә еллар сакланырга мөмкин. Юкка гына бит мондый үләт базлары өчен 1-2 километр саклану зонасы куймыйлар, анда һәртөрле төзелеш тыела. Авыручылар, төренә карап, 2-4 көн эчендә бу дөнья белән саубуллашырга мөмкиннәр икән. Булмас дип әйтеп булмый, 2016 елда Волгоград өлкәсендә бу авыру чыгып алды. Шуның өчен кисәтеп куябыз, әгәр дә үләт базлары сүтүчеләр күз уңаена эләгәләр икән, аларга карата Россия Федерациясенең җинаять Кодексы нигезендә, җинаять эше кузгатылырга мөмкин.

 

Автор фотолры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: криминал