Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Урман чикләвеге ашагыз!

Быел урманда, чикләвек үскән тау битләрендә йөргәндә урман чикләвегенеӊ күп булуы күзгә ташлана. Элек-электән аны халкыбыз август-сентябрь айларында җыеп, мич башында киптереп, яшел-сары төпләреннән аерып, кышкы озын кичләрдә, җәйне куллану өчен файдаланган.

Урман чикләвегендә зур калорияле булып санала. Моннан тыш, анда бик күп микроэлементлар һәм витаминнар бар икән. Шуңа ул чәч һәм тирене яхшырта, кан басымын төшерә, ми эшчәнлеген активлаштыра.

Урман чикләвеге стрессны киметә, кәефне күтәрә, нерв системасын ныгыта һәм азык эшкәртүне яхшырта.

Диетологлар диабет белән авыручыларга да урман чикләвеге куллануны киңәш итә. Ләкин ул көненә илле граммнан артмаска тиеш.

Кардиологлар урман чикләвегенең холестерин булдырмауга һәм кан составын яхшыртуга ярдәмен исбат иткән. Чикләвектәге майлы кислоталар атеросклероз хәвефен дә кисәтә. Ә калий тозлары организмдагы артык суны чыгара. Бу чикләвектә кальций һәм магний күп.

Яман шешне кисәтү һәм хәтта дәвалау өчен дә урман чикләвеге куллану файдалы. Аның составындагы “паклитаксел” дигән матдә рак күзәнәкләре белән актив көрәшә икән.

Урман чикләвеге хатын-кыз авыруларын кисәтүгә ярдәм итә, имезгәндә сөтне арттыра. Ир-атларның да, хатын-кызларның да репродуктив функциясен яхшырта.

Озакка сузылган авырудан соң организмны тизрәк тергезү өчен дә урман чикләвеге бик файдалы. Хроник үпкә-тын юлы авырулары кискен­ләшкәндә изелгән чикләвекне сөткә кушып кулланырга кирәк.

Канда гемоглобинны арттыру өчен изелгән чикләвеккә бал һәм йөзем кушып ашау файдалы.

Урман чикләвеген даими куллану бавырны да чистарта.

Дәва буларак куллынарга уйласагыз, табиб белән киӊәшләшергә кирәк. Һәр әйбер чамалы булганда файдалы, шуны онытмыйк!

Интернет битләреннән

Фото: https://pixabay.com

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Урман чикләвеге