Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Урман киек белән матур

Әйләнә-тирәбезнең табигате, аның хайваннар дөньясы закон нигезендә саклана.

Хайваннар дөньясы объектларыннан файдалану һәм саклау буенча Татарстан Республикасы идарәсе хезмәткәрләре беренче яртыеллыкта 277 закон бозу очрагын ачыкладылар. Аның иң зур өлеше - ау кагыйдәләрен бозу. Киек җанварлар яши торган урыннарны һәм сулыкларны саклау кагыйдәләрен үтәмәүчеләр дә шактый.
Кисәтү беркетмәләрендә күрсәтелгән таләпләрне үтәмәү буенча 25 очрак теркәлгән. Идарә хезмәткәрләре тарафыннан 380 мең сум штраф салынып, аның 98 проценты эзләп алынган. 7 кеше җинаять җаваплылыгына тартылган. Киләчәктә дә хайваннар дөньясы объектларыннан файдалану һәм саклау буенча рейдлар даими үткәреләчәк бигрәк тә, Кызыл китапка кертелгән киек җанвар, кошлар һәм балыкларны аулаучыларга таләпләр каты, сезоннар вакытында ау кагыйдәләрен дә төгәл үтәргә кирәк.

Фото:http://ohota-i-rybalka.ru/?p=132

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

2
X