Урман сагындагы урманчыларыбыз
Һөнәри бәйрәм уңаеннан
Ел саен сентябрьнең өченче якшәмбесендә урманчылар һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Балтач урманчылыгы хезмәткәрләре бу истәлекле көннәренә, елдагыча, матур эш күрсәткечләре белән килә.
Элек менә урманчыларның дәрәҗәсе югары иде, диючеләрне ишетергә туры килә. Ә ни өчен шулай булган соң? Чөнки йортлар, мунчалар, сарай һәм келәтләр салыр өчен агач, агач материаллар кирәк булган. Ә бүгенге көндә кешеләр заманча материаллар белән эш итә. Шулай да бөтенләй дә урманнан файдаланучылар юк дигән сүз түгел бу. Безнең районда Балтач урманчылыгы эшләп килә. Хезмәткәрләр саны күп түгел, ә менә эшләренең күләме хәйран. Алар карамагында 11 мең гектардан артык урман бар, Балтач урман хуҗалыгының баш урманчысы Фәргать Һадиев, инспекторлар — Тәүфыйк Камалов, Илшат Хәкимов, Марсель Низаметдинов һәм дәүләт бюджет учреждениесеннән Фәргать Әкбиров, Алексей Копаров, Равил Низамов бу өлкәдә тырышып хезмәт куя. — Яшьләр арасында да урман белән кызыксынучылар, шул юнәлеш буенча укырга китүчеләр дә бар. Алар безгә лаеклы алмаш булырлар дип ышанам, — ди дистә елга якын Балтач урманчылыгын җитәкләүче Фәргать Һадиев.
— Көнаралаш маршрутлар буенча йөреп чыгабыз. Киселгән агачлар күрәбез икән, хәбәр итәбез, — ди әңгәмәдәшем. — Нишләптер кешеләр урмандагы агачлар санын берәү дә белми дип уйлый, ләкин бу алай түгел, дип өстәлендә яткан калын гына таксацион кенәгәне алып бирә. Анда ничәнче кварталда нинди агачлар үсүе турында ап-ачык язылган. 10 елга бер шушындый китап эшләп бирәләр безгә. Шул китаптагы берәр агач рөхсәтсез киселә икән, бу инде җинаять эше. Менә быел Нормабаш урманында берәү агачлар кискән, әлегә тикшерү эшләре бара. Штрафлар бик зур бит, нишләп рөхсәтсез кисәргә алыналар?! 18 яше тулган һәрбер граждан үз гомерендә бер тапкыр ташламалы бәядән урманнан агач кисәргә хокуклы. Әллә моны белмиләр, әллә белеп тә кирәксенмиләрме, белмим. Ләкин урман кисүчеләргә каршы килгәнебез юк, бары тик рөхсәтләре генә булсын. Алар кисә, икенче елга без ул урында инде яңа агачлар утыртабыз. Урман яшәрә, — ди Фәргать абый.
— Бүлмәдә генә утырып эш бармый, урманга барып берничә җирне тикшереп килергә кирәк иде, — ди урманчы. — Киләчәктә агачлар утыртырга дип сукалап куелган җиргә барып, гектары җиткәнме, юкмы икәнен чутлап карады ул. Алдагы елны утырткан, әле чын итеп күзгә күренми торган агач үсентеләре янына килеп, үсәсезме, дип кызыксынды. Үсенте дә үсәбез, дигәндәй җил уңаена чайкалып куйды. Аннан соң урман кисүчеләрнең эшен карарга китте, хокук бозулар юкмы, дип. Шөкер, агачлар кисеп әзерләнгән, ботаклар бер өемгә өелеп куйган, утынга дигән агачлар да икенче читтә. — Ботакларны моннан чыгартабыз инде, аннан ягабыз, ләкин урман эчендә ягарга рөхсәт ителми, — диде урманчы. Урманнарны күзәткән вакытта юешрәк җирдә ярылып яткан җәнлек эзләрен дә карап үтә Фәргать абый. — Урманыбызда яшәүчеләр күп. Әле шушы көннәрдә генә Бөрбаш урманында аю да күргәннәр. Шушы еллар эчендә үземнең дә кыргый хайваннар белән еш очрашканым бар. Тимиләр алар, үз кешеләре икәнне таныйлар ахры, — дип елмая баш урманчы. — Безнең урманнарда Пугачев восстаниясен күргән агачлар да бар әле. Нормабаш урманында 350 еллык нарат агачы бар иде, аны яшен сугып, урталай сындырган, бик кызганыч, — дип тарихи агачлар турында да сөйләп алды әңгәмәдәшем.
Ел саен урманчылар йөзәр гектарда үсентеләр утырталар. Шуларны күз карасыдай саклап та торалар. Тик менә яңгырлар булмау, урманнарда янгын куркынычы саклану бик борчый аларны. 2010 елда булган корылыктан соң күп кенә корыган агачлар барлыкка килгән. Әле дә туфрак дымга туенган дияргә җирлек юк, диләр үз эшләренең осталары.
Кили авылында урнашкан питомникларында да булып, кечкенә үсентеләрне дә, төрле агач һәм куакларны да күрергә насыйп булды. — Чәчәк аткан чорда бик матур безнең монда. Кайдан гына килеп агачларны алып китмиләр. Ә без табигатьне яшелләндерүчеләр булганга сөенеп туя алмыйбыз, — ди Фәргать Һадиев.
Мин кечкенә чакта әтием Мансур да урманчы булып эшләде. Әти бик еш кына үзе белән урманга ала иде. Анда бит һавасы да башка аның. Урманның матурлыгын аны саклап, кадерләп тота белүче генә күрәдер, мөгаен. Гадәти тормышта без юлыбызда очраган ботакны да сындырып китәргә мөмкинбез, ә урманчылар аларга җан иясенә караган сыман саклык белән карый. Урманчы һөнәренең кирәге бетәсе юк аның. Урманы булган халык ач булмас, дип юкка гына әйтмәгәннәр. Уйлап карасаң, җиләге дә, гөмбәсе дә, чикләвеге дә, файдалы үләннәре дә бар бит аның! Иң мөһиме — урманны сак-ларга, кадерләргә өйрәнсәк иде һәм янгын китереп чыгарырдай чүпләр ташламасак иде.
Урманда йөргәндә агачларның ничә яшьлеген генә очратмыйсың, кызганыч, бер генә урманчы да агач үсеп зур булганны күреп бетерә алмый, чөнки аңа ярты гасырдан артык вакыт кирәк. Әмма, минем әти яки минем бабам утырткан урман бу, дип горурланучы дәвамчылар калуы сөендерә. Алар киләчәк буынны шушы мирасны саклап яшәргә өйрәтә алса иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев