Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Урының җәннәт түрләрендә булсын, Тәскирә апа!

18 июль иртәсе районыбыз өчен кайгылы хәбәр алып килде. 98нче яшендә Түбән Кенә авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны ТӘСКИРӘ ГОМӘР кызы ГАЛИМУЛЛИНА вафат булды.

Тәскирә Гомәр кызы 1924 елның 5 ноябрендә Таузар авылында дөньяга килә. Җиде класс белем алганнан соң Карадугандагы «Кызыл мехчы» артелендә эшли башлый. 1943 елның июнендә Бөек Ватан сугышына алына, хәрби әзерлек уза. Хәрби хезмәт юлы 1944 елның гыйнвар аенда Житомир өлкәсе, Коростень шәһәрендә башлана. Ул 420нче аерым зенит дивизионының 1873нче номерлы кече колибрлы зенит полкында хезмәт итә.

Җиңүне Польшада каршы ала.

Бөек Ватан сугышы елларында күрсәткән батырлыклары өчен Тәскирә Галимуллина күптөрле орден-медальләр белән бүләкләнгән, аңа икенче дәрәҗә «Бөек Ватан сугышы» ордены, Жуков медале, «Фидакарь хезмәте өчен», «В.И.Ленин тууны 100 ел тулу уңаеннан», «1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен», Бөек Җиңүнең юбилей медальләре тапшырыла. Беларусия Республикасының күпсанлы медальләренә лаек була.

Сугыштан соң «Кызыл мехчы» артелендә эшләвен дәвам итә. 1949-1952 елларда Хәсәншәех авылындагы «Дружба» артелендә кассир булып эшли. 1952 елдан 1979 елга кадәр Түбән Кенә элемтә бүлеге җитәкчесе вазыйфасын башкарып, аннан лаеклы ялга чыга.

Фронтовик Шәрифулла Галимуллин белән биш ул тәрбияләп үстерәләр.

Тәскирә апа Галимуллина кая гына эшләсә дә, гел югары нәтиҗәләргә ирешә торган тырыш, шат күңелле күпкырлы шәхес иде. Ветеран белән аралашкан һәркем аны ачык күңелле, аралашырга ярата торган, район тормышыннан һәрчак хәбәрдар булган актив кеше итеп белә иде. Сугыш хакында, анда күргәннәре турында ул мәктәп укучыларына да, өенә килгән һәркемгә дә күңелгә үтеп керердәй итеп сөйләргә яратты.

Урының җәннәт түрләрендә булсын, Тәскирә апа!

Р.Р.НОТФУЛЛИН, А.Ф.ХӘЙРЕТДИНОВ, М.Х.ЗАРИПОВ, В.Н.ВӘЛИЕВ, Б.Б.ЗЫЯТДИНОВ, Ш.В.НИЗАМИЕВ, Р.А.АБДУЛЛИН, Г.Г.ГАЛИЕВ, В.М.ЗӘКИЕВ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кайгылы хәбәр