Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Ут хаталарны кичерми! 01 кисәтә

Гадәттән тыш хәл булган очракта 01, 101, 102 номеры буенча шалтыратырга кирәк.

Мәктәпләрдә җәйге каникуллар башланды. Хөрмәтле әти-әниләр, шушы чорда бәхетсезлек очракларын кисәтү максатыннан, балаларыгызның буш вакытларда нәрсәләр белән шөгыльләнүләрен контрольдә тотыгыз. Йортыгызда янгынга каршы торышны күзәтегез. Иминлегегез өчен сезгә йортта (фатирда) янгын чыкканын белдерүче приборлар урнаштырырга,  утсүндергечләр сатып алырга, шулай ук йорттагы электрүткәргечләрен куркынычсыз халәткә китерергә киңәш итәбез. Балалар белән аңлату әңгәмәләре үткәрегез, гадәттән тыш хәлләрдә аларга үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен өйрәтегез. Андый хәл булган очракта балагызга 01, 101, 102 номеры буенча шалтыратырга кирәклеген өйрәтегез.  Шул ук вакытта кирәк вакытта гына шалтыратасын, уйнап шалтыратырга ярамаганлыгын балага кат-кат искәртегез.

Балаларга ут белән уйнауның куркыныч булуы турында ешрак искәртегез. Ул яки кызыгызга янгын вакытында өйдә (фатирда) качмаска, мөмкин кадәр тизрәк янган бинадан чыгарга кирәклеген аңлатыгыз. Кече яшьтәге балаларны өйдә ялгыз калдырмагыз.  Балаларга ягып җылыту мичләрен, газ плитәләрен һәм башка ачык ут чыганакларын карауны беркайчан да йөкләмәгез.

Исегездә тотыгыз, ут хаталар кичерми. Үзегезне һәм туганнарыгызның тормышын саклагыз!

Нурфат Яппаров,
Балтач һәм Кукмара районнары буенча

янгын күзәтчелеге бүлеге башлыгы урынбасары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: янгын куркынычсызлыгы