Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Утырып чыкканнарны гадәти тормышка кайтару өчен мәҗбүри эш урыны булдырачаклар

Үз көннәрен үзләре күрәчәкләр. Россиядә хөкем ителгән кешеләр өчен киләчәктә 100 мең мәҗбүри эш урыны булдырырга ниятлиләр. Татарстанда андыйларга ике ел дәвамында 1500гә якын урын әзерләргә җыеналар. Ирегеннән мәхрүм ителүчеләр санын киметүдән бигрәк, утырып чыкканнарны гадәти тормышка әзерләү максат итеп куела. Шул рәвешле кабат җинаять кылу очракларын киметү теләге дә бар.

Бу атна башында Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуда юстиция министры Константин Чуйченко да әнә шул хакта сөйләгән. Хәзерге вакытта илдәге төзәтү учреждениеләрендә 350 мең кеше тотыла. Закон буенча шуларның 180 меңе мәҗбүри эшкә күчерелүгә өметләнә ала. Дөрес, моның өчен суд карары, бу кешеләрнең тиешле шартларга туры килүе, ә иң мөһиме, аларның үзләрендә теләк булу кирәк. Әмма бу да җитми. Константин Чуйченко әйтүенчә, хезмәт белән төзәлү юлына баскан кешеләрне тоту өчен урын кирәк. «100 мең чамасы кеше иректән мәхрүм итү урынына мәҗбүри эшкә җибәрелергә лаек дип саныйбыз. Безнең 15 мең урын әзерләнгән, 2024 елга бу санны 100 меңгә җиткерү теләге бар», – дигән юстиция министры. Кремльнең матбугат үзәге хәбәр итүенчә, Владимир Путин бу фикер белән килешкән.

Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе мәгълүматларына караганда, хәзерге вакытта Казандагы төзәтү үзәгенә мәҗбүри эшкә хөкем ителгән 307 кеше беркетелгән. 50 се – хатын-кызлар. Алар азык-төлек, әйтик, икмәк пешерү заводында, агач эшкәртү, төзелеш, ТКХ оешмаларында эшли. Түбән Камадагы 4 нче төзәтү колониясе карамагындагы үзәктә 100 кешелек урын бар. Республикада мәҗбүри эшкә хөкем ителгәннәр өчен быел өстәмә 400 урын әзерләргә, ике елдан исә бу санны 1500гә җиткерергә ниятлиләр. «Мәҗбүри эш урыннарын Чаллыда да булдыру теләге бар. Моның өчен идарәнең генә мөмкинлеге җитми. Предприятиеләр белән сөйләшүләр алып барабыз, дәүләттән ярдәм сорыйбыз», – ди Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе бүлек җитәкчесе Айрат Хәбибуллин. Сүз уңаеннан, республикада ирегеннән мәхрүм ителгән 3600 кеше мәҗбүри эшкә күчерелүгә өметләнә ала.

Бу очракта сүз төрмә-колонияләрдә утыручылар санын киметү турында гына түгел, ә хөкем итлгәннәрне, кем әйтмешли, тыныч тормышка әзерләү турында да бара. Билгеле факт: кабат җинаять кылучыларның күбесе – иреккә чыккач, ни эшләргә белми аптырап калучылар. Айрат Хәбибуллин әйтүенчә, мәҗбүри эшкә хөкем ителүчеләргә әнә шул сынауны узу мөмкинлеге бирелә. Алар көн саен үзләре эшкә йөри, минималь хезмәт хакы күләменнән аз булмаган акча ала. Кыскасы, үз көннәрен үзләре күрергә ияләшә. Моннан тыш, бу кешеләр туганнары белән ешрак аралаша ала. Хәтта ял вакытында өйләренә кайтып килү, эшләгән оешма-предприятие урнашкан район яки шәһәрдә гаиләсе белән яшәү мөмкинлеге дә рөхсәт ителергә мөмкин.

Чыганак: Ватаным Татарстан ; фото: "ВТ" архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: төрмә хөкем ителү эш урыннары