Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

“Уютный дом” – җанга рәхәт, тәнгә сихәт бирә! 

Чепья авылында кышкы күргәзмә-ярминкә узды, анда халыкка ал, кызыл, кыскасы, матур киез итекләр дә тәкъдим ителде. Әлеге итекләрне һәм башка киез тауарларны социаль челтәрләргә куйгачтын, кайда бу, кая бар мондый матур итекләр дип аһ итүчеләр булды. Чыннан да, каян килгән итек-чүәкләр бу?!

Бактың исә үзебезнең Балтач бистәсендә, әүвәлге “Мехчы” җәмгыяте бинасында урнашкан “Уютный дом” сәүдә йортында сатыла икән бит алар! Төрле төскә манган итеге дә, милли бизәкләр төшерелгән чүәге дә биредә “качып ята”. Табигый аяк киемнәреннән тыш, монда кием-салым, урын-җир әйберләре дә бихисап күп. Алда – 8 март! Ир-егетләребез өчен менә дигән кибет ул – “Уютный дом”! 1000 сумнан башлап, киң ассортиментта урын-җир комплектлары ¬ – сөйкемле әбекәйләр, газиз әнкәйләр өчен гаҗәеп зур бүләк! Рәсәйнең “Моно-Лиза” фирмаларында җитештерелгән яхшы сыйфатлы, төрле үлчәмдә, төрле төстә юрганнар, мендәрләр – сөйкемле ханымнарга, кадерле хәләл җефетләрегезгә менә дигән бүләк! Тукымаларның ниндиләре генә юк сатуда, иң мөһиме, алар табигый, җанга рәхәт, тәнгә сихәт бирә торган. Сөлгеләр, балалар өчен урын-җир әйберләре, хатын-кызлар өчен кирәк-яраклар тулып ята! Килегез, күрегез, алыгыз, якыннарыгызны куандырыгыз! 

“Уютный дом”ның адресы: Балтач бистәсе, Космонавтлар урамы, 6. Эш сәгатьләре: иртәнге 8.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр. 



“Уютный дом” районның барлык ханымнарын-туташларын 8 март – Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итә һәм районыбызның барлык ир-егетләрен дә кадерле кешеләренә, сөеклеләренә бүләкләр алырга үзенә дәшә! Көтәбез, килегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев