Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

«Үзебезнең зиратны кара»

Соңгы елларда югалтулар күп булды. Танылганнар да китә, танылмаганнар да... Танышлар, таныш түгелләр дә... Араларында яшьләрнең күп булуы йөрәкне телә.

Ике айлап элек кинәт вафат булган, берничә буын кешеләренең яраткан җырчысы, халык яратып, «легенда» дип йөртүче Юрий Шатуновның үлемен нигәдер авыр кичердем. Бик тә жәлләдем үзен. Шушы хакта бер танышыма әйткәч: «Нигә аны гына жәллисең? Әнә, күпме танылганнар китте. Үзебезнең татар дөньясында гына да күпме югалту», – диде. «Фанаты идеңме әллә?» – дип тә өстәде. «Нинди фанаты, – мин әйтәм. – Популяр берничә җырын белә идем, бер тапкыр язмада да концертын караганым булмады. Менә үлгәннән соң соңгы концертын карадым».

–Алайса, нәрсәгә шулкадәр жәлләдең? – ди бу.

–Бигрәк яшь бит, тормышта бик күпне күргән, барысына ирешеп, сөенеп кенә яшисе урында, – дим.

–Андыйлар бер ул гына түгел, – дип, мине чынбарлыкка кайтарырга тырышты танышым. Башка сүз көрәштерү мәгънәсез икәнне аңладым да, үз уйларымның хаклыгына тамчы да шикләнмәсәм дә, сүзне башкага бордым. Ә бит күпләр көнләшерлек популярлык һавадан төшмәгән бу җырчыга. Соңгы концертында да, әнә, тамашачыга бөтен энергиясен бирә. Ике көннән вафат буласы кеше дип һич уйламассың. Үлем каш белән күз арасында гына, диләр. Бу яктан да уйландыра аның язмышы.

Шуңа охшаш хәл тагын булды әле бу арада. Күптән инде Балтачның теге очына – зираты урнашкан якка барганым булмаган икән. Мин күргәндә зиратның моннан ике-өч дистә еллап элек зурайтылган өлешендә шактый буш җире бар иде. Сүз уңаеннан, биредә каберләрне искиткеч тәртип белән урнаштыралар, рәт аралары да тип-тигез, яңа каберлекләргә агачлар да утыртмыйлар. Бөтен бистәгә бер зират булса да, каберләр күп сыйды, аларның артканы әлләни сизелмәгән дә иде. Күптән түгел күреп, гаҗәпкә калдым: юклы-барлы бер ел эчендә зиратның бу өлеше коймага кадәр тулган... Баксаң, инде элекке өлешендәге буш урыннарга кабат күмә башлаганнар икән (яңа зиратка урын бүленгән, коймалап алынган, бераз читтәрәк, бәлки шуңадыр да анда барырга теләмиләр булса кирәк).

Бер авылдашыма шушы хәлне гаҗәпсенеп сөйләгән идем, «Үзебезнең зиратны кара», – диде. Әйе, бездә дә соңгы елларда вафат булучыларның саны шактый зур. Кечкенә авыл димәссең. Читтән «кайтучылар» да бар. «Ковид» та үз эшен эшләде, кинәт китеп баручылар да булды. Күбесе әле тормыш көтәрлек яшьтә иде...

...Тормышның уйландыра торган гыйбрәтләре дә, чагыштырып карардай мисаллары да күп. Күрер өчен күңел күзе генә кирәк. «Әй, нәрсәгә шаккатасың, нәрсәгә жәллисең», – дип кенә дә булмый... Бөтен нәрсәгә дә шулай тиеш, гадәти хәл диеп җиңел генә карасак, бәгырь дигәнебез ташка әйләнмәсме?

Фото: https://photo.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: зират