Үзеңнән түбәннәргә карап хәлеңә шөкер ит
Бу хикәя бик гыйбрәтле бер хикәядер.
Бер адәм юлда җәяү атлаганда үз-үзе белән сөйләшеп бара икән. «Бу далада, бу чүлдә миннән дә көчсез, бичара, хәсрәт-кайгыларга баткан кем булыр тагын», – дип елый да башлаган.
Сыртына йөк төялгән, үтеп баручы ишәк бу кешенең сүзләрен ишетеп:
«Әй акылсыз адәм! Ни булды, бу кадәр хәлеңнән зарланасың? Ишәк хәлен белмисең, минем кебек йөк астында түгелсең бит! Атла да, хәлеңә шөкер ит», – ди.
Бу хикәя бик гыйбрәтле бер хикәядер. Кешенең һәр теләгенә ирешә алмауы мөмкин. Шулай да, ошбу хакыйкатькә күрә, үзеннән түбәндә булганнарның хәленә карап, үз хәленә шөкер итү – акыллылык галәмәтедер. Тагы да авыррак хәлдә булганнарга карап, үз хәлеңнән риза булу – күркәмдер. Үзеңнән начар хәлләрдә булганнарга карап, үз хәлеңә шөкер итү тиешледер.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев