Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Узган гомер көлтәләре... (+фото)

Бүгенге язмам герое -Нургаян Гомәр улы САДЫЙКОВ.

Рәхәттер ул: олыгая барган көнеңдә үткәнеңдә йөз кызартырлык гамәлләрең булмаса һәм, киресенчә, башкаларга күрсәтерлек, сөйләрлек бай багажың, янәшәңдә җан җылыңны бүлешерлек җәмәгатең, гаиләң, оныкларың булса... Сау-сәламәт булсаң, җаның тыныч булса... – картлык дигән илдә дә һәр туар көн шатлыкка сәбәпче булсын өчен аңа кадәрге гомер юлыңны дөрес үтәргә, җыйган гомер көлтәләрең мул да, бәрәкәтле дә булу кирәктер шул. Бу уңайдан бүгенге язмам герое Нургаян Гомәр улы САДЫЙКОВка карап көнләшергә генә кала.

Тормышта үз тырышлыгы белән күпкә ирешкән абруйлы райондашларыбызның берсе ул. Аны якыннан белүчеләр, аның турында сүз чыгуга, барысы беравыздан диярлек иң элек бик җитди кеше ул диләр. Бу җитдилек аның үз эшенә гомер буе бик тә җаваплы каравыннан килгәндер, мөгаен, чөнки моңа кадәр үзем дә аны нәкъ шундый дип белә идем. Әмма әлеге җитдилек артында нечкә күңелле, туган ягын ихлас яратучы романтик егет яшеренгәнен янәшәдегеләре генә белә булып чыкты.

Курмала авылында туып, Кариледә үскән (бала чакта гаиләләре белән күченәләр), Балтач мәктәбен уңышлы тәмамлап, авыл хуҗалыгы институтының агрономия факультетына укырга кергән... – Нургаян абыйның кыскача биографиясенең шушы урынына җитүгә, аны белүчеләр тагын бер үк сүзләрне кабатлый: “Һөнәрне шул хәтле дөрес сайлаган!”

Бу һөнәргә мәхәббәт каян килгәндер, кемнәр юнәлеш биргәндер, әмма укып бетергәч, туган ягына, авылына кайтырга дигән теләге үзенеке һәм бик катгый була. Тик әле аңарчы егет тормышында тагын бер бик мөһим вакыйга була. Бала чактан укытучы булам дип хыялланган, дусты Гөлфиягә ияреп “ялгыш” кына агрономлыкка укырга кергән, укый башлагач, бу һөнәргә дә баш-аягы белән гашыйк булган Норлат чибәре Сания белән, өч еллап дуслашып йөреп, гаилә коралар (бу уңайдан да танышлары бер булып: “Алар шулкадәр пар килгән!”– дип соклана).

– Ул чакта бит әле югары белемле белгечләргә кытлык зур, безне катгый распределение буенча бөтен союзга тараталар иде. Шуңа күрә бер-беребездән аерыласы килмичә, укыганда ук өйләнештек. Эшкә кайту дигәнең үзе бер маҗара булды, – дип сөйли Нургаян абый. – Бүленеш белән министр урынбасары Никитин дигән кеше идарә итә. Мин институтны кызыл дипломга тәмамладым. Ә андыйларга сайлау мөмкинлеге бирелә: яки үзе теләгән урынга, яки иң яхшы урынга җибәрәләр. Мин Балтачка кайтам дим, чөнки дүрт кыз арасында мин бердәнбер малай, төпчек тә әле. Әти-әни янына кайтуны бурычым дип санадым. Ә Балтачка өч кенә урын бар, шул ук вакытта өч колхоз стипендиаты. Безгә җитмәсә икебезгә дә урын кирәк. Бик әйбәт урыннар да тәкъдим итеп карыйлар, мин һаман үземнекен әйтәм. Ахырда: “Алайса, кайда урын кала, шунда җибәрәбез”, дисәләр дә, ул чактагы министр Балтачка кайтырга рөхсәт бирде.

Ике югары белемле агрономны Тимирязев исемендәнге колхозның ул чактагы рәисе Газыйм абый бик сөенеп каршы ала. Нургаянны баш агроном, Саниясен орлыкчылык буенча белгеч итеп билгелиләр. Бу сафка ярты елдан югары белемле инженер Сәйдәш Исрафилов кушыла. Ә бераздан ике егетне дә армия сафларына алалар. Ике айлык кызы белән калган Саниягә Газыйм абый баш агроном булып эшләргә дә тәкъдим итә әле. Риза булмый кыз. Бөтен басуларны җәяү йөрисе, кечкенә бала белән ничек эшләсен?! Әмма документация эшен ташламый Сания. “Без кайтканда игенчелек буенча бер документ юк иде, бөтенесен өр-яңадан эшләргә, булдырырга туры килде, шуңа тәртипне югалтасы килмәде”, – ди ул. (Еллар үтеп, бу хуҗалыкта дистә еллар рәис булган Сәйдәш Исрафилов соңыннан: “Шул Сания төзегән карталар белән безнең агрономнар әллә ничә еллар рәхәтләнде әле”, – диячәк).

Армиядән кайтуга, егет яңа энергия белән эшкә керешә. Ике елдан үзен “Сельхозтехника”га мехотряд начальнигы итеп алалар. Аннан “Сельхозхимия” аерылып чыккач, шул якка рәис урынбасары итеп билгелиләр. Ә 1985 елдан 2008 елга кадәр аның бөтен эшчәнлеге район авыл хуҗалыгы идарәсе белән бәйле. Бүлек мөдиреннән җитәкчегә кадәр үсә. Колхоз, “Сельхозтехника”, “Сельхозхимия” берләшмәләрендә алган хезмәт күнекмәләре, тәҗрибә дигәнең идарәдә эшләгән елларда бик нык терәк була аңа.

– Мин эшли башлаганда колхоз председательләре бик тә дәрәҗәле, белемле, тәҗрибәле кешеләр иде. Ул чакта авыл хуҗалыгы идарәсен җитәкләүче Иван Иванович көчле инженер, таләпчән җитәкче булса да, игенчелек, агрономия юнәлешендә миңа үземчә эшләргә  ирек тә бирде, җаваплылык та йөкләде. Бу юнәлештәге бөтен семинар-киңәшмәләрне миңа алып барырга туры килә иде, шунлыктан, белемле, абруйлы колхоз рәисләре каршына чыгар өчен бик нык әзерләнергә кирәк булды. Аларны үпкәләтми генә үз фикереңне дә әйтергә, тыңлатырга да кирәк бит әле... Иван Иванович кына түгел, район җитәкчеләре Марат Готович, Марат Хәевичлар да кирәк чакта юнәлеш бирделәр, кирәк чакта ярдәм иттеләр...

Ул еллар район авыл хуҗалыгы тарихында рекордлы күрсәткечләргә юл башы була да инде. Алай гына да түгел, ашлык күләме, җирнең уңыш бирүчәнлеге берничә тапкырга арта, ике мәртәбә район тарихында иң күп ашлык җыйнап алына... Ныклы терлек азыгы базасы булдыру, терлек азыгы культуралары үстерүгә игътибар бирү, игенчелек аша терлекчелектә акча эшләргә өйрәнү... – бу кадәресе дә эзсез калмый, район терлекчелек буенча да республикада лидерлар сафына баса... Бүген инде әлеге данлы-шанлы еллар турында зур шкафның бер бүлемен тутырып тезелеп киткән күпсанлы мактау кәгазьләре, рәхмәт хатлары “сөйли”. Аларга ВДНХ медальләре, Татарстанның һәм “Россиянең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” мактаулы исемнәре, хөкүмәт бүләкләре кушыла.

Гомере буе үзенә кушылганны намус белән үтәргә күнеккән Нургаян абый тормышта да гел бер девиз белән яши. “Кызыбыз Лилия без дә әти девизы белән яшибез: “Вперед! Только вперед!”, – дип шаяртып кабатларга ярата, – дип сүзгә кушыла Сания апа. – Дөрестән дә, ике балабыз, киленебез-киявебез дә шулай яши, алардан күреп, инде оныкларыбыз бик тырыша”.

– Әле бит тагын шунысы бик кызык: Лилия белән киявебез нәкъ безнең язмышны кабатлый, – ди Нургаян абый. – Безнең кебек авыл хуҗалыгы институтында бер үк группада, дөрес, икътисад факультетында укыдылар, безнең яшьтә өйләнештеләр, безнең яшьтә әти-әни булдылар... Өйләнешү димәктән, бездә менә бу көннәрдә өч көн рәттән бәйрәм: 18-19ы безнең туй көне, бергә гомер итә башлавыбызга 46 ел була...

Ә 20 октябрьда районда авыл хуҗалыгын үстерүгә зур өлеш керткән, булдыклы җитәкче, үрнәк гаилә башлыгы буларак хөрмәткә лаеклы Нургаян Гомәр улы Садыйковның 70 яшьлек юбилее. Гомер буе тынгысыз хезмәттә, кеше арасында кайнап, бер-берсенә юл күрсәтеп, терәк-таяныч булып яшәгән Нургаян абый белән Сания апага (хезмәт юлын агроном булып башлаган кыз, үзенең балачак хыялын тормышка ашыру чарасын да таба, 23 ел балаларга белем бирә, “Татарстанның атказанган укытучысы” исеменә лаек була) үткәне кебек матур гомер телисе килә. Парлап бәйләгән гомер көлтәләре арткан, ишәйгән саен бәрәкәте дә арта гына барсын.

Лилия Садыйкова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юбилей