Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Вагыйз ТАҖИЕВ: "Игенчеләрнең хезмәте ничектер күләгәдә кала кебек"

Мин үзем авыл хуҗалыгы тармагында эшләмәсәм дә, авылда туып-үскәнгә шагыйрь әйтмешли, җирне аз-маз тырмалап, чәчтем дә, урдым да. Терлекләр дә асрадык.Шуңа күрә авыл хуҗалыгында эшләүчеләрнең күпме хезмәт куюлары миңа бик таныш.

Авыл хуҗалыгы үзе ике зур тармакка - игенчелеккә һәм терлекчелеккә бүленә. Әйтәсе килгән сүзем шул: күмәк хуҗалыклар, үзләренең финанс хәлләре турында хисап токанда, кассага керемнең иң зур күпчелеген терлекчелектән дип язалар. Игенчеләрнең хезмәте ничектер күләгәдә кала кебек.

Күз алдына гына китереп карыйк әле: бер хуҗалыкта игенчелек һәм терлекчелек тармаклары аерым-аерым хуҗалык исәбендә ди. Бу очракта терлекчеләр терлек азыгын игенчеләрдән сатып алырга тиеш була бит. Менә шул вакытта үлчәү тәлинкәсенең кайсы якка күпме тартканы күренер иде.
Фото: http://picsfab.com/image/zerno-hleb-moloko-kalach-kuvshin-kunzhut-muka-74798

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250