Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Вак-төяккә шатланырга өйрәнегез

Психик сәламәтлек – ул әле психик авыруларның булмавы гына түгел, киңрәк төшенчә дә: кешенең тулыканлы тормыш белән яши һәм эшли, стрессларны җиңә, сәләтләрен җәмгыять һәм үзе өчен куллана белүе дә.

Психик авырулар хакында да онытмаска кирәк. Кызганычка каршы, күпләр уйлаганнан ешрак очрый алар.

2000 еллар башында Бөтен­дөнья сәламәтлек саклау оешмасы төрле психик тайпылышлар белән 450 миллион кеше чирләве хакында хәбәр иткән иде. Бу күрсәткечнең даими үсеп торуын искә алсак, авыруларның инде ярты миллиардны да узган булуы мөмкин. Шул ук вакытта, психик авыруы булган кеше җәмгыятьтән читләшергә тиеш, дигән сүз түгел. Тиешле медицина ярдәме алганда, ул җәмгыятьнең тулы хокуклы әгъзасы була ала.

Медицина ярдәменә мөрәҗәгать иткән пациентларның 50 процентында – депрессия. Аның беренче билгеләрен башлангыч чорда ук күрә белү мөһим: тормыштан канәгатьсезлек, ышанычсызлык, борчылу, сагыш тойгысы, эчке киеренкелек, хәлсезлек, сәбәпсез кызып китү, хәтер, йокы бозылу, басынкылык, якыннарның ярдәменнән баш тарту, үз эчеңә бикләнү.

Психик тайпылышларны кисәтү юлы – психик тигезлекне саклау. Соңыннан симерүгә һәм интим өлкәдәге күңелсезлекләргә китерүче медикаментлар белән дәва-ланганчы, авыруны кисәтү яхшы. Республика психотерапия үзәге белгечләре кешеләргә үз нерв күзәнәкләрен артык киеренкелектән сакларга һәм якларга өйрәнергә, көч җитмәгән мәсьәләләрне хәл итәргә тырышмаска, ял итә белергә киңәш итә. Моның өчен, иң беренче чиратта, менә нәрсәләргә игътибар бирү кирәк: сәламәт йокы, дөрес туклану, негатив эмоцияләрне үз эчеңдә тотмаска, чыгарырга (күз яшьләре аша булса да), акыл һәм физик хезмәтне ял белән чиратлаштырырга, медитация, йога белән шөгыльләнергә, позитив уйланырга өйрәнергә, сәяхәт итәргә, кызыклы шөгыль табарга, юмор белән дус булырга, йорт хайваннарын, бүлмә гөлләрен карарга, ароматерапия, аромаванналарны үз итәргә, мохтаҗларга ярдәм күрсәтергә (бу үзеңнең кирәклегеңне тоярга, бәяңне үстерергә ярдәм итә).

Белгечләр фикеренчә, тормышта тотрыклылык тойгысын тәэмин итүче даими гадәтләр булдырырга кирәк. Мәсәлән, иртәнге зарядка яисә йөгерү, кич саф һавада йөрү, сериаллар, кызыклы тапшырулар карау, мавыктыргыч китаплар, гәзитләр, журналлар уку, яраткан басмаңның бер санын да калдырмаска тырышу. Булганына шөкер итәргә һәм бик күпләрнең сездә булганның аларда юклыгын аңларга өйрәнергә кирәк. Иң мөһиме – вак-төяккә дә шатланырга өйрәнегез!

 

Ләйсән Якупова.
kiziltan.ru

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тормыш