Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Ваннада кайнар суга пешеп үлгән

Акылга зәгыйфь балалар яши торган интернатта яшәүче 15 яшьлек кыз бала кап-кайнар сулы ваннада пешеп үлгән.

Сахалиндагы интернат-йортта эшләүче санитар хатын 15 яшьлек кызны ваннага кертеп утырта. Ул душтан су агарга куя һәм үзе чыгып китә. Санитарка памперс һәм пеленка алып килмәкче була. Кире әйләнеп килгәч, хатын бала өстенә кап-кайнар су агызып калдырганын аңлап ала. Кызның тәне пешкән була, ашыгыч ярдәм чакыралар. Ләкин имгәнгән кызны табиблар коткарып кала алмый, ул вафат була.

Үзенең һөнәри вазыйфаларын тиешенчә башкармау сәбәпле, саксызлык аркасында кеше үтерү маддәсе буенча җинаять эше ачылган.

Сахалин губернаторы Валерий Лимаренко интернатта тикшерү башларга кушкан. "Бу коточкыч хәл. Үзенә ярдәм итә алмый торган кыз бала һәлак булды. Коточкыч битарафлык. Мондый хәл кабатланмасын өчен утраудагы барлык интернат-йортларда контрольне көчәйтергә кирәк", - дип әйткән губернатор.

Хәзерге вакытта санитар хатынны эштән җибәргәннәр, интернат директоры вазыйфасын башкаручыны вазыйфасыннан азат иткәннәр, бүлек мөдиренә кисәтү белдергәннәр, дип яза Кызыл таң.

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җинаять