Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Ватанны саклаучылар көнен ничек үткәрдегез, бәйрәм иттегезме?

Илдар, гаилә башлыгы: - Без һәр бәйрәмгә дә бик тә җаваплый карыйбыз (көлә). Яңа ел каникулларының ун көнен дә бәйрәм итмичә үткәрмибез. 23 февральдә дә туганнар җыелышып шашлык пешердек, иртәгесен дуслар белән җыелабыз, аннан Казанга гуляйткә бару исәп…

балаларга да күңелле. Без дә рәхәтләнеп күңел ачабыз. Бәйрәм булгач гаеп түгелдер бит. Эш беркайчан да качмый ул…


Гөлфия, 40 яшьләр чамасы:
- Ирем өчпочмак пешерүемне сорады, кызым белән икәүләшеп ир-егетләрне өчпочмак пешереп сыйладык. Бик күңелле булды. Кичен әниләрне дә сыйлап кайттык. Бәйрәмнәрдә Гаилә белән бергә булудан да зур бәхет юктыр ул…

Тәлгать, 50 яшьләрдә:
- Бәйрәме бәйрәм, балалар котлады, рәхмәт…Су басулар куркыта бит әл монда. Бәйрәм көн дип тормадык, җыйнаулашып кар ташыдык, канау казып куйдык, түбәдәге карларны төшердек… Әнә шулай эшләп узды 23е.

N. 35 яшьлек:
- ЮХИДИлар бөтен бәйрәм кәефен бозды, ике авыл арасында эләктерделәр. Үзем дә инде... бәйрәм көнне йөриселәрен белеп торам ләбаса... Армиядә чын күңелдән, намус белән хезмәт иткән кеше буларак, бу бәйрәм минем өчен гаять тә әһәмиятле... Хәер, кем аңласын инде аны...хәзер армия нәрсә инде, тәмен дә татый алмыйлар...бүген китәләр, иртәгә кайтып җитәләр...бармаганнары турында әйтеп тә торасы юк...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250