Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Ватанпәрвәр ил уллары (фото)

Балтач бистәсе егете Раил Фәйзрахманов Ватан алдындагы хәрби бурычын үти

Бистәдә яшәүче Наилә һәм Рафаэль Фәйзрахмановлар илгә лачындай өч ул үстергән гаилә

Балтач бистәсендә гомер итүче Рафаэль Фәйзрахмановлар илгә батыр уллар үстергән нәсел. Рафаэль абыйның әтисе Мәгъсүм ага Бөек Ватан сугышында катнашкан кеше, яудан яраланып кайтып, тыныч тормышта илне аякка бастыруда ярдәм итүләр насыйп булган аңа. Бөек Ватан сугышы ветераны Мәгъсүм ага 1992 елда бакыйлыкка күчә. Рафаэль абый үзе дә хәләл җефете Наилә ханым белән илгә өч ул үстергәннәр, өчесе дә армия хезмәтен үткән, олы уллары Раил Байкал арты өлкәсенең Чита каласында чик буе гаскәрләрендә хезмәт иткән, кече уллары Раян Екатеринбургта армия срогы үткән.

Ә Искәндәрләре хәрби кафедра тәмамлап, шулай ук Екатеринбург каласында хәрби тәҗрибә алган. Бүгенге көндә олы уллары Раил янәдән Ватан сагында, мобилизация буенча Украинада барган хәрби операция зонасына алынып, хәрби бәрелешләрдә катнашты, көчле яралып, госпитальләрдә ятып чыкты, әле дә савыга алмый дәвалар алып йөри. 

Балтач бистәсе егете Раил Фәйзрахманов мобилизация буенча махсус хәрби операциядә Ватан алдындагы хәрби бурычын үти. Әлегә ул алган яраларыннан савыга алмый, сәламәтлеген ныгыта. Фотосурәттә сез аны ялга кайткач мәктәптә укучы кызы Зөһрә янәшәсендә, һәм Рәсәй Герое Рәсим Баксиков белән очрашуда күрәсез ( Зөһрә оста итеп рәсемнәр ясый, узган ел республика бәйгесендә җиңү дә яулады). Раилнең бабалары — Габдрахман Хәкимҗанов (сулда) һәм Мәгъсүм Фәйзрахманов, икесе дә Бөек Ватан сугышы ветераннары.

Якты дөньяларга өч ул тудырган Наилә апаның үз әтисе Габдрахман ага да Бөек Ватан сугышында фашизга каршы көрәшкән, сугыштан бер кулы яраланып кайта, 1996 елда мәрхүм була. 

23 февраль — Ватан сакчылары көне, дибез икән, бу нәкъ тә менә Фәйзрахмановлар нәселендәге ир солтаннары кебек илне саклаучылар, баш өстебездәге аяз күгебезне булдыручылар бәйрәме. Чын ир-егетләр бәйрәме һәм дә яуда батырларча һәлак булган бабаларыбызны, ил улларын искә алу көне дә. Бәйрәм белән сезне, хөрмәтле ир-егетләр, хәрби хәрәкәт ветераннары, бүгенге көндә үз-үзләрен аямый Ватан сагында безне яклаучылар һәм саклаучылар.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бәйрәм чаралары