Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Ватык савыт куллансаң, нәрсә була?

Безне әбиләр кечкенәдән үк ватык савыттан ашасаң, бәхетең китек була, дип куркытып үстерделәр. Ә бу чыннан да шулаймы?

Һәр өйдә ялгышып та, чынлап та савыт-саба ватылып тора. Күп кеше ватык-чатнаган савыт кайгы китерә дип әйтә. Нинди кайгы китерә икән ул? Әйдәгез, бу турыда Ислам китапларыннан карыйк әле.

Бу хакта пәйгамбәребезнең ( с.г.в.) хәдисе бар: “Аллаһның илчесе ( с.г.в.) ватылган савыттан эчүне һәм эчемлеккә өрүне тыйды” ( “Сахих ибн Хиббана”).

Ислам галимнәре мондый савыт куллануны катгый тыймаган, ләкин кирәксез гамәл дигән хөкем чыгарган. Алар пәйгамбәребезнең әлеге тыюы, савытның чатнаган, кителгән урыннарына җыелган зарарлы организмнардан саклану өчен дип язып калдырганнар.

                                                                                                                                                                                                                            “Рамазан” ислам календареннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев