Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Велосипед – почтальоннар өчен стимул

"Россия почтасы" җитәкчелеге "Простоквашино" мультфильмы герое почтальон Печкинның хыялын тормышка ашыра. Почта үзәгеннән 12 чакрымнан артык ераклыктагы җирлек почтальоннарының нәтиҗәле эшчәнлеген исәпкә алып, велосипедлар бирелеп килде.

Татарстанга 2013 елда - 200, былтыр - 100 велосипед кайткан булган. Безнең район почтальоннарына да эләккән бу бүләк. Дорга, Комзавод авылы почта хезмәткәрләре мактаулы хезмәтләре өчен велосипедка лаек булганнар.
Тик соңгы елда бу бүләкне бирүдә чикләүләр күзәтелә ахрысы, велосипед турында сүз катучы юк. Булса, бик яхшы да бит. Велосипед бирү - почтальоннар өчен стимул ул. Газета-журналлар, түләү квитанцияләре тутырган авыр сумканы күтәреп, авыл урамнары буйлап, һәр йорт саен тукталып йөрүләре бер дә җиңел түгел шул. Барлык һөнәрләр дә заманга яраклаштырылып җайлаша бара, ә аларның эше үзгәрешсез кала.
Җәяү йөрү файдалы ул, гел хәрәкәттә булу гомер озынлыгын арттыра, диләр. Алайга китсә, почтальоннардан да озак яшәүчеләр булмас иде.
Фото: http://www.velo-guide.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250