Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Ветеранның шәфкать ияләренә рәхмәтләре чиксез

Балтач бистәсендә яшәүче Хәсәнша Борһанов районыбызның данлыклы шәхесе.

Озак еллар төрле хуҗалыкларны җитәкләгән рәис тә ул, үзәк мәчетебезне төзетү өчен ябык киртәләрне ачып йөрүче дә. «Таләпчән рәис иде, эшли дә, эшләтә дә белде», - диләр ул чор кешеләре. Хәсәнша абыйның әлеге сүзләргә гүя исе дә китми, елмаеп, башын селкеп кенә утыра.
Кайчандыр дөньяларын дер селкетеп торырга әзер булган Хәсәнша абыйны еллар баскан инде, сәламәтлеге дә мактанырлык түгел, яше дә 87 ягында. Бүген инде ул үзе ярдәмгә мохтаҗ. Матди түгел, ә рухига. Һәм аңа күңел җылысын, якты йөзен жәлләмичә, һәрдаим булышып торучылар да бар. Алар район социаль яклау бүлеге кызлары һәм районыбызның гомум практика табибы Альфир Йосыпов.
- Районыбызга кайтып эшли башлаганнан бирле сәламәтлегемне башка кешегә ышанып тапшырганым юк, - ди Хәсәнша абый Альфир Рифкатович хакында.
Моннан 5 ел элек тормыш иптәше Рәүфә апа бакыйлыкка күчә. Аңарчы да хәле җиңелләрдән булмый, урын өстендә ята ул. Шул вакыттан алар гаиләсен Лилия Сәйфиева үз канаты астына ала. Әле ул вакытта социаль хезмәткәр түгел, ә гаилә дусты буларак. Һәр җирне чип-чиста итеп тоту, ризыкны төрләндереп әзерләү, хәтта камыр әйберләре дә пешереп ашатудан авырсынмый ул. - Олыларга ярдәм итсәм рәхәтлек табам.Үземнең әти-әнием юк инде, шуңа да Рәүфә апа белән Хәсәнша абый миңа әти-әнием кебек булды. Ә хәзер инде әтиемдәй якын Хәсәнша абый гына калды, - ди ул.
Социаль хезмәткәр алу тәкъдиме белән район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Фаризовна чыкты, - ди Хәсәнша абый 2012 елларны искә төшереп.
Башта Тәнзилә Минишева белән Халидә Шиһабетдиновалар хезмәт күрсәтсә әлеге йортка, хәзер инде Лилия апа белән шәфкать туташы Алсу Сәләхова сугыш ветеранының уң куллары булып торалар. - Алар кайтып киткәч кызым Розалия килеп хәлләремне белә. Әнисе үләр алдыннан аңа амәнәт итеп мине карарга кушып калдырган иде. Ул әйткән сүзендә тора. Кирәк чакта һәрчак янымда.
«Наз» үзәге директоры Гөлнара Айдаровна да һәрчак хәлемне белеп тора. Социаль эшләр буенча белгеч Гүзәл Кәлимуллина да бик якын итә үземне. Мондый оешма бүтән җирдә юк ул. Болар күрсәткән хөрмәт һәм хезмәтне кайберәүләрнең балалары да күрсәтми. Шушы көннәр килеп җиткәч баланың, кешеләрнең мәрхәмәтле, мәрхәмәтсез булуы да аңлашыла икән. Киләчәкне күз алдына китерүче, дөньяның олыларын караучы, чын йөрәкләреннән хезмәтләрен башкаручы алар - Алсу белән Лилия. Тазалык-саулык белән эшләргә язсын үзләренә, - ди Хәсәнша абый.
Яшь барган саен өлкәннәрнең капризлары күбәю берәү өчен дә сер түгел. Ә әлеге бүлектә эшләүчеләр чын психологларча алар белән эшләүдә, аралашуда җай табып, олы буын кешеләренең хәтерен калдырмый эшләргә тырышалар. Әлеге хезмәт ияләренең эшләренең бөтен нечкәлекләрен уйлап карасаң, сабырлыкларына хәйран калырлык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250