Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Вил Усмановны машина бәрдергән

Татарстанның халык артисты, композитор Вил Усмановны машина бәрдергән.

Бу хәл 24 нче июнь көнне булган. Җырчыны машина бәрдерүе турындагы мәгълүмат белән фото социаль челтәрләрдә яшен тизлегедәй таралды. Вил Усмановның көн дә велосипедта йөрүен күпләр белә. Кызганыч, бүгенге "сәяхәте" аяныч тәмамланган. Юлда баручы машинаның тәгәрмәче тишелү аркасында машина йөртүче велосипедта баручыны бәрдергән. Вил Усмановка ашыгыч ярдәм күрсәтелгән, дөрес, анысы бик озак килгән.

"Борчылуыгыз өчен рәхмәт. Барысы да яхшы. Мин өйдә. Бу миңа велосипедта артык күп йөрмәскә, дигән билге булды. Бер чыкканда 50 чакрым йөреп кайта идем", - диде ул безгә. Баш мие селкенүен дә хәбәр итте җырчы. Җырчының тизрәк савыгуын теләп калабыз.

Лена Рәхимова
Тулырак: Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дтп Вил Усманов